Депутатлар 12 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе башланып китте, ул Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.
45 депутатның 40-ы теркәлү узган, димәк, карар кабул итәр өчен кворум бар.
Көн кадагында 12 мәсьәлә тора:
Казан шәһәренең 2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга социаль-икътисади үсешен фаразлау турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең 2014-2016 елларга муниципаль милкен хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре районнары администрацияләре турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының “Транспорт комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Архитектура һәм шәһәр төзлеше идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Татарстан Республикасының “Казан шәһәрендә районнар чикләрен билгеләү турында” закон проекты турында;
Казан шәһәре муниөипаль берәмлегенең Сайлау комиссиясенә тавыш бирү хокукы белән әгъза билгеләү турында;
Төрлесе.