И.Метшин: "Turkvision" бөтен дөньяга Казан турында масштаблы итеп хәбәр итте"
“Turkvision” икенче Халыкара төрки телләрдә башкаручылар телевизион җыр конкурсының финалы “Татнефть-Арена” боз сараенда узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Финалы кичә Казанда узган “Turkvision” II Халыкара телевизион җыр конкурсы Татарстан һәм аның башкаласы хакында бөтен дөньяга матур һәм зур итеп хәбәр иткән тагын бер вакыйга булды. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
“Turkvision” икенче Халыкара төрки телләрдә башкаручылар телевизион җыр конкурсының финалы “Татнефть-Арена” боз сараенда узды.
Бәйгенең телетрансляциясе дөньяның 40-тан артык илендә алып барылды. Алдан алынган мәгълүматка караганда, тамашачылар саны 100 миллионлап кеше тәшкил иткән. “Бик кызыклы проект. Төрки илләр арасында үтә торган Евровидение. Искиткеч чара”, - диде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, Евровидение аналогы булган “Turkvision” фестивале мәйданчыгы 25 эстрада башкаручысын һәм коллективын берләштерде. Татарстан Республикасын әлеге бәйгедә 26 яшьлек Зәй егет Айдар Сөләйман тәкъдим итте. Ул бәйгедә лаеклы икенче урын яулады. Җиңүче дип Казахстаннан Жанар Дугалова табылды.