Кышкы шартларда эшләү өчен Казанда барлык чистарту техникасы әзерләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Бүгенге көндә юл хезмәтләренең кышкы сезонга әзерлеге 100%-ны тәшкил итә, бу исә, һава торышы шартларына карамастан, карны план буенча һәм вакытында чистартырга мөмкинлек бирәчәк. Кышкы чорга әзерлек кысаларында башкарылган эшләр хакында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчсе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Кышкы шартларда эшләү өчен Казанда барлык чистарту техникасы әзерләнгән. “Бозлавыкка каршы материал тулы күләмдә әзер, кар эретү камералары эшкә яраклаштырылган һәм карны кабул итәргә әзерләр. Барлык районнарда да, күпләп кар яуган очракта, 26 га гомум мәйдандагы карны җыю өчен өстәмә 11 урын әзерләнде. Юл хезмәтләрендә тәүлек буена кизүлек оештырылды, күпер, транспорт төеннәре, юл үткәргечләр кебек ясалма корылмалар махсус контроль астына алынды”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, юл хезмәтләренең эшен иң беренче чиратта халык бәяли, һәм алар аның нәтиҗәсен дә күрә. “Төп юллар буенча шикаятьләр кимегәннән кими бара. Әмма тротуар, ишегаллары һәм коммуналь хезмәтләр тарафыннан түгел, ә милекчеләр тарафыннан чистартыла торган территорияләр буенча кисәтүләр әле дә бар”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Яшел үсентеләрне саклау буенча да кирәкле эшләр башкарылган, аларны тиешенчә кышлату чаралары күрелгән.
Илсур Метшин төзекләндерү кысаларында шәһәрне Яңа елга бизәү эшләрен дә истән чыгармаска кушты. “Җәй нәтиҗәләре буенча без “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашкан иң яхшы идарәче компанияләргә һәм предприятиеләргә рәхмәт белдердек. Чыннан да рәхмәт әйтәсе кешеләр җитәрлек иде. Шәһәрне визуаль кабул итү урамнарның чисталыгыннан һәм фасадларның матурлыгыннан тора. Һичшиксез, Яңа елга шәһәрне бизәү зур роль уйный, ул һәрвакыт кәефне күтәрә”, - дип билгеләде Мэр.