Сабыйларны, аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлар өчен Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казан шәһәре Совет районының Привольный бистәсендә “Балачак” балалар бакчасы ачылды. Сабыйларны, аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлар өчен Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
Тантанала чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, “Ак таш” төзелеш компаниясенең генераль директоры Газинур Әхмәтов катнашты.
8-нче номерлы катнаш төрдәге “Балачак” балалар бакчасы Чәчәк урамы, 32 адресы буенча урнашкан. Ул 140 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждение янындагы территория төзекләндерелгән, биредә уен һәм спорт мәйданчыклары урнашкан. Балалар бакчасының үзендә спорт һәм музыка заллары, сенсорлы бүлмә һәм башка бүлмәләр бар. Балалар бакчасында “Уенчыклар дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән музей эшен оештыру отышлы килеп чыккан, биредә балалар уенчыкларның барлыкка килү тарихы турында белә алачак.
Илсур Метшин балалар бакчасындагы бүлмәләрне карап чыкты, бу вакытта педагоглар балалар белән дәресләрдә шөгыльләнделәр. Аннан соң кунаклар учреждениедә тәрбияләнә торган балалар көче һәм тырышлыгы белән әзерләнгән һәм яңа балалар бакчасы ачылышына багышланган концертны карадылар. “Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү программасы буенча чираттагы яңа балалар бакчасын ачабыз. Федераль җитәкчелек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа матур балалар бакчаларыбыз ачылып тора”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы өч яшьтән зуррак булган барлык нәни казанлыларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителгәннәрен билгеләп узды.
Илсур Метшин шулай ук укытучылар составының югары профессиональ дәрәҗәсен билгеләде.
Балачак” яңа балалар бакчасында шулай ук өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру планлаштырыла: мультилингваль белем бирү һәм тәрбия, “ДоМиСолька” музыка студиясе, хореография студиясе, аэробика, театр студиясе, “Мин дөньяны танып беләм” интеллектуаль клуб, интерактив белем бирү һәм башкалар.
Республикабыз һәм шәһәребез җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән яңа балалар бакчасының мөдире Елена Маннанова чыгыш ясады.
Казан Мэры Илсур Метшин сабыйларга сәламәт булып үсүләрен, яңа балалар бакчасында сәләтләрен үстерүләрен теләде. Ахырда шәһәр башлыгы нәни казанлыларга – бәйрәм торты, ә балалар бакчасына спорт җиһазлары сатып алуга сертификат тапшырды.