И.Метшин: "Көрәк, тырма һәм себеркеләр тотып, җыештыру өмәсендә очрашабыз"
ТР башкаласы Мэры казанлыларны шәһәрне кышка әзерлек эшендә катнашырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын 18-нче октябрь көнне узачак шәһәркүләм җыештыру өмәсенә чакырды.
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Илсур Метшин җыештыру өмәсе шәһәрне санитар чистарту декадасын тәмамлак дип искә төшереп узды. KZN.RU элек хәбәр иткәнчә, декадник кысаларында 20 млн кв.м юл, 130 бакча, парк, сквер, 17 млн кв.м яшел зона һәм кеше күпләп җыела торган урынны, куркынычсызлык коймаларын һәм тукталыш павильоннарын, 3800-дән артык ишегалды һәм контейнер мәйданчыклары янындагы территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла. Шулай ук агач-куак утырту һәм урам-юл челтәрен төзекләндерү элементларыннан рөхсәтсез куелган рекламаны бетерү эше оештырылачак.
“Шәһәр хуҗалыгын кышка әзерлек эшләрен тәмамларга кирәк. Шуңа күрә 18-нче октябрь көнне көрәк-тырма һәм себерке тотып, җыештыру өмәсендә очрашабыз. Һәммәбез шәһәрне кышка әзерлек эшендә актив катнашырга тиеш”, - дип билгеләде Мэр.