Бүген ТР башкаласында 50 мәйданчыкта ярминкәләр эше уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика башлыгын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министры Марат Әхмәтов һәм Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең рәисе Камияр Байтемиров озата йөрде.
Ярминкәгә “Татпотребсоюз”, “Татплодоовощпром”, “Пестречинка” фабрикасы, ТР Әлки районы крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гомәров, ТР Аксубай районы КФХ җитәкчесе Петр Погодкин, ТР Буа районы фермеры Руслан Мифтахетдинов һәм башка кече хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ул бигрәк тә аз керемле гражданнар, нигездә, пенсионерлар белән сөйләште. Бу категория сатып алучылар сүзләренә караганда, аларны ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция бәясе канәгатьләндерә.
Республика башлыгы ТР Югары Осланның танылган фермеры Морат Сираҗиев продукциясе белән җентекләп танышты. Бу фермерлык хуҗалыгы кәҗә сөте җитештерә, шулай ук кефир, сыр, эремчек җитештерүне дә җайга салган. Президент сөттән авыз итте һәм аның сыйфатыннан канәгать калды. Фермер сүзләренә караганда, кәҗә сөтенең майлылыгы 4,5 процентка кадәр җитә.
ТР Президенты ярминкәгә китерелгән продукциянең ассортименты бай булуга игътибарын юнәлтте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры импортны үз товарларыбыз белән алмаштыру шартларында фермерларның ролен бәяләде. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, шул сәбәпле, авылда кече хуҗалык вәкилләренең дәрәҗәсе күтәрелде. Фермерлар үз продукциясен базарларда арадашчылардан башка сата. Шулай итеп ит, бал, майны кирәк кадәр сатып алырга мөмкин. Бу продукцияләрнең сыйфатында шикләнергә туры килми, дип саный аграр ведомство җитәкчесе.
Шул ук вакытта фермерлар социаль әһәмиятле роль дә башкара: үз районнарында продукцияләрен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм башка социаль оешмаларга сатарга тырыша. Мисал өчен, ТР Түбән Каманың “Земляки” фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков шулай эшли.
ТР Биектау районыннан Елена Насырова кәҗә сөтеннән әзерләнгән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте. Ул бөтен пенсионерларга да ташламалар ясады. Моннан тыш, ул балалар приютларын һәм йортларын да файдалы кәҗә сөте белән тәэмин итү бурычын куйган.
Бүген Чехов базарында сәүдә итүче товар җитештерүчеләр шәһәрлеләр өчен ташламаларын кызганмады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.