Шәһәр башлыгы казанлыларны сайлаулар көнендә активрак булырга чакырды
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатларны сайлауда тавышын алданрак бирде. Шәһәр башлыгы тормыш иптәше белән Петровский бистәсендәге 270-нче номерлы сайлау участогында тавыш бирделәр.
Тавышын биргәннән соң, Илсур Метшин сайлауларны әзерләгән һәркемгә рәхмәт сүзен җиткерде. “Зур оештыру эше башкарылды. Казанлылар Дәүләт Советының булачак составы буенча үз фикерен җиткерә алсын өчен партия исемлекләре буенча да, бермандатлы сайлау округлары буенча да - барысы эшләнде”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук Татарстан башкаласы халкын 14-нче сентябрь көнне – сайлаулар көнендә активрак булырга чакырды. “Хөрмәтле казанлылар, сезне сайлау участокларына чакырып, депутатларыгызны, партиягезне, республикабызның киләчәген, тотрыклылыкны сайларга чакырам”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.