Казан Мэры шәһәрлеләр белән бергә ифтар мәҗлесендә дә катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан “Ярдәм” мәчетендә булып кайтты, биредә башка мөселманнар белән бергә җәмәгать намазында һәм ифтар ашында катнашты.
Серов урамында урнашкан “Ярдәм” мәчете әле бер ел элек кенә үзенең беренче мәхәллә кешеләрен кабул иткән иде. Мәчет белән беррәттән күзләре күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге дә тулы көчкә эшли башлады. Биредә берьюлы 120 кеше белем туплый ала, шул исәптән 60-ына үзәкнең үзендә яшәү мөмкинлеге булдырылган – Россиядә начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен эшли торган бердәнбер тернәкләндерү үзәге ул.
ТР мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының рәисе Илдар Баязитов Мэрга үзәкнең мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге үзәктә Россия төбәкләреннән генә түгел, ә элеккеге СССР – шул исәптән Белоруссия, Украина, Тадҗикистан һәм Казахстаннан да күзләре начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр ислам нигезләрен һәм Коръәнне укырга өйрәнә алалар.
Илсур Метшин үз эченә намаз залы белән мәчетне, читтән килүчеләр өчен тулай торакны, ашханә, компьютер класслары, китапханә, типографияне алган комплексны карап чыкты. Мәчет янында ук төзекләндерелгән территория күзгә ташлана, биредә эскәмияләр, парковка, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм спорт зоналары да бар. “Әгәр әлеге үзәк булмаса, бу кешеләр дүрт стена арасында утырыр иделәр, ә биредә аларның үсеше өчен барысы да каралган: компьютерлар, спорт тренажерлары, кул эшләре буенча түгәрәкләр. Үзәктә белем алырга һәм үзара аралышырга мөмкинлек бар. Биредә безнең алда тулы бер дөнья ачыла...” – дип үзенең тәэсирләре белән бүлеште шәһәр җитәкчесе.
Мәчет белән танышып чыкканнан соң, Илсур Метшин ахшам намазында һәм ифтар мәҗлесендә катнашты. Ифтар ашлары әлеге мәчеттә Рамазан аенда көн саен үткәрелә. Илдар Баязитов сүзләренә караганда, көн саен авыз ачарга 500-ләп кеше килә. “Ифтар – ураза тотучылар өчен махсус чара, авыз ачу кичәсе. Көне буе ураза тоткан кардәшләребез бирегә килеп, ифтар мәҗлесләрендә катнаша ала. Ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә волонтерлар зур ярдәм күрсәтә, аларның ярдәменнән башка шундый зур өстәлләрне әзерли алмас идек. Бүгенге ифтар аеруча да зур әһәмияткә ия, чөнки ул Казан Мэры Илсур Метшин булышлыгында уза”, - дип сөйләде ул.
Ифтарга теләгән һәркем дә килә ала. Өстәлдә бары тик рөхсәт ителгән, хәләл ризык кына. Кичке ифтар ашлары 28-нче июльгә, ягъни изге Рамазан ае тәмамланганчыга кадәр көн саен үтәчәк.