Россия базары элек Кытай һәм Америка продукциясе белән тулган булса, хәзер исә “Зарница”да эшләнгән Россия аналогларына өстенлек бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин “Зарница” фәнни-техник үзәгендә булып кайтты. Әлеге үзәк уникаль уку-укыту һәм методик җиһазлар, тренажерлар һәм уку-укыту ярдәмлекләре әзерли һәм җитештерә.
Шәһәр җитәкчесен “Зарница” җитештрү берләшмәсе генераль директоры Артур Габдулҗанов һәм Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов озата йөрделәр.
Беренче чиратта компаниянең генераль директоры Артур Габдулҗанов Илсур Метшинга балалар мәйданчыклары өчен урам мебелен күрсәтте, аларның барысы да предприятенең үзендә әзерләнгән һәм эшләнгән. Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, “Зарница” оешмасы продукциядә нәрсәне даими рәвештә үзгәретергә кирәклекне күзәтеп бара: “Өч ел нәтиҗәләре буенча балалар мәйданчыкларын карыйлар, ватылган, кулланышка ярамый торган урыннардагы җиһазларны алмаштыралар, продукцияләрен даими рәвештә камилләштереп торалар”, - дип билгеләде ул.
Артур Габдулҗанов тупсада утырган инновацион эскәмияне күрсәтте, мондый эскәмияне Россиядә башка бер җирдә дә җитештермиләр икән. Шулай ук диод тасмалы карусель тәкъдим ителде, балалар атынган вакытында алар яна икән. Барлык җиһазлар да сертификацияләнгән, уен мәйданчыклары вандалларга каршы торырлык итеп оештырылган һәм балалар өчен куркынычсыз итеп ясалган. Бүгенге көндә “Зарница” җитештерү оешмасы Казанда 50 балалар мәйданчыгын җиһазлар белән тәэмин иткән.
Илсур Метшин, форсаттан файдаланып, балалар хосписы мәйданчыгын төзүдә, шулай ук районнардагы балалар мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итүдә булышулары өчен директорга һәм предприятие хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
"Зарница” җитәкчелеге балалар өчен өйрәтү үзәге оештыру тәкъдиме белән чыкты, биредә алар җиһазларның эшләү принциплары белән таныша алачак. Илсур Метшин техник иҗатка багышланган балалар түгәрәге булдыру идеясен хуплады.
Артур Габдулҗанов предприятиенең горурланырлык сәбәпләре җитәрлек диде: компаниянең хәрби өлкәдәге эшләнмәләрен Россия Федерациясе оборонасы министры Сергей Шойгу да югары бәяләгән. 15 ел эчендә предприятие территориаль яктан да (300 кв.метрдан 25 мең кв.метрга кадәр), хезмәткәрләрнең саны ягыннан да (50 белгечтән 500-гә кадәр) үсеш кичергән. Узган ел компания Россиянең 430 дәүләт предприятиесе белән хезмәттәшлек алып барган.
Илсур Метшинда динамик платформадагы “Камаз” тренажеры аеруча да зур кызыксыну уятты. Әлеге тренажер үз эченә юлны күрсәтеп бара торган видеоэкранлы кабинаны ала. Юл шартларына карап, юлсызлык буенча хәрәкәтне имитацияләп, кабина йә күтерелә, йә төшә. Шул рәвешле машина йөртүче реаль шартларда зур техника белән ничек идарә итәргә кирәклекне өйрәнә ала. Илсур Метшин үзе дә тренажерны сынап карады.
Мэрга шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен махсус заказ буенча әзерләнгән аппаратны күрсәттеләр, ул утны ничек җиңәргә кирәклекне өйрәтә. Әлеге җайланма ярдәмендә белгечләр билгеле бер шартларда куркыныч янгын ситуацияләрендә ничек реакция ясарга кирәклекне өйрәнәләр, шулай ук янгында зыян күрүчеләрне коткару буенча күнекмәләр эшләнелә һ.б.
Җитештерү эшендә гомум белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри училищелары өчен өйрәтә торган тренажерларга аерым игътибар бирелә.
“Зарница” җитештерү оешмасында үзләренең сөт фермасы да, “Сапсан” зур тизлекле поезд моделе да бар.
Экскурсия медицина өлкәсендәге өйрәтә торган тренажерларны әзерләү бүлегендә тәмамланды. Илсур Метшинга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтүнең ысулларын ясап була торган манекенны күрсәттеләр. Артур Габдулҗанов билгеләп үткәнчә, Россия базары элек Кытай һәм Америка продукциясе белән тулган булса, хәзер исә “Зарница”да эшләнгән Россия аналогларына өстенлек бирәләр. Алар идарәдә генә җиңел түгел икән, табигыйрак күренәләр, арзанрак торалар.
Илсур Метшин очрашу азагында җитәкчелеккә оештырылган экскурсия өчен рәхмәтен белдерде һәм предприятиедә башкарылган эшләргә соклануын җиткерде.