Иң яхшы дип танылган проект тормышка ашырылачак, һәм 30-нчы августка Иске Татар бистәсендә урын алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Казанда беренче шәһәр студентлар скульптура бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды. Гран-прины “Казан ишегалды” исеме астындагы композиция җиңү яулады. Иң яхшы дип танылган проект тормышка ашырылачак, һәм 30-нчы августка Иске Татар бистәсендә урын алачак. Казан студентлары арасында жанр скульптурасы иҗади бәйгесе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм традиционга әйләнергә тиеш. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Казанның сәнгать һәм дизайнерлык югары уку йортлары студентлары арасында беренче жанр скульптурасы шәһәр конкурсы агымдагы елның апрель аенда старт алды. Мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева кичә конкурс комиссиясе утырышы булганын, шунда җиңүчеләрнең ачыкланганын хәбәр итте. Комиссия составына шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, скульптор Асия Миңнуллина, архитектор Ирина Аксенова, сәнгать белгече Гүзәл Фәйзрахманова кергән.
Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, конкурска шактый күп оригиналь һәм кызыклы эшләр тәкъдим ителгән. Мәдәният идарәсе башлыгы барлык катаншучыларга тырышлыклары һәм иҗади якын килүләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Фикер алышудан соң казыйлар иң яхшы биш эшне сайлап алдылар. Алар – “Казан ишегалды” ансамбль композициясе, “Манара” фонаре, шулай ук “Вәли абый, “Мотив”, “Күнче” эшләре. Беренче чиратта комиссия тарафыннан республика һәм шәһәр көненә Иске Татар бистәсе территориясендә “Казан ишегалды” композициясе урнаштыруга тәкъдим ителде, әлеге композиция гран-прига ия дип танылды. Калган скульптураларны этаплап урнаштыру планлаштырыла”, - дип билгеләде Айгөл Горнышева.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, комиссия әгъзалары тагын 12 скульптура моделен билгеләп уздылар, аларны да тормышка ашыру тәкъдим ителә. Алар спорт объектлары, предприятиеләр янында, скверларда һәм паркларда урнаштырылырга мөмкин.
“Без конкурска тәкъдим ителгән һәм иң яхшы дип табылган эшләр быел ук шәһәребез урамнарын бизәячәк дип сөйләштек. Җиңүчеләрне бүләкләргә кирәк, студентлар аларның талантына ихтыяҗ барлыгын күрергә тиеш. Конкурс нәтиҗәләре шәһәребез территориясендә гамәлгә ашырылачак. Эшләр банкы тулыландырылырга һәм ачык булырга тиеш. Студентларыбызның эшләре, бәлки, безгә генә түгел, башка шәһәр халкына да кызыклы булыр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры жанр скульптурасы конкурсы Мәдәният елына багышланган, әмма, шәһәр башлыгы фикеренчә, ул традиционга әйләнергә тиеш. Шул ук вакытта, студентлар тарафыннан тәкъдим ителгән скульптура проектлары шәһәр парклары һәм скверларына гына түгел, төрле предприятиеләр территориясендә дә тормышка ашырылырга мөмкин.
Айгөл Горнышева Мәдәният елы кысаларында Казанда шулай ук “Ишегалды әдәби утырышлары” уникаль проекты тормышка ашырылганын искә төшерде. 24-нче июнь көнне ишегалдында әдәби очрашу Юдино бистәсендә, 25-нче июнь көнне Сыртланова урамындагы скверда булачак.
26-нчы июнь көнне “Ишегалдында әдәби утырышлар” Сандецкий утарында узачак, биредә “Простак в мире джаза” әдәби-музыкаль спектакле тәкъдим ителәчәк. Тамаша 17.00 сәгатьтә башланачак.
28-нче июнь көнне, элек хәбәр ителгәнчә, РФ халык артисты Сергей Безруков белән иҗади очрашу булып узачак.
“Ишегалдында әдәби утырышлар” – искиткеч башлангычлы эш. Күз алдыгызга китерегез, бала белән ял итәргә чыгасың, көтмәгән җирдән Сергей Безруков, Константин Хабенский, башка танылган язучылар һәм актерлар белән очрашасың. Бу чыннан да шәп, традицияне дәвам итәргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.