“WorldSkills Russia-2014” II эшче профессияләр милли чемпионатының нәтиҗәләре иртәгә чыгарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “WorldSkills Russia-2014” II эшче профессияләр милли чемпионатында булып кайтты. 1-нче номерлы павильонда шәһәр башлыгы Казанның предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре эш мәйданнары белән танышты. Фестиваль катнашучылары Мэрга төрле профессиональ өлкәләрдәге күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте. Күргәзмәдә Мэрны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов озата йөрде.
“WorldSkills Russia-2014” II эшче профессияләр милли чемпионаты Казан ярминкәсе территориясендә 16-нчы май көнне старт алды. Биш көн дәвамында фестивальдә 1200 кеше булыр дип көтелә. Бүгенге көн программасы интерактив стендлар эшен, белем бирү хуҗалыгы казанышларының күргәзмәсен, шулай ук мәктәп укучыларының һәм студентларының профессиональ белем бирүгә һәм предприятиеләрнең өлкә үсешенә багышланган киңәшмәләр һәм түгәрәк өстәлләр эшен үз эченә ала.
Чемпионатны оештыручы Сергей Додонов Мэрга 1-нче номерлы павильон буенча экскурсия уздырды, биредә Казан предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләренең мәйданчыклары урнашкан. Казан күмәч-кондитерлык комбинаты мәйданында Илсур Метшинга – татар милли ризыкларын, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы студентлары кулдан эшләнгән ювелир эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, Халыкара сервис колледжы мәйданчыгында укучылар парикмахерлык сәнгатендә һәм визаж техникасында ярыштылар. Казан милли эзләнү технология университетының тышкы мәйданчыгында заманча урып-җыю техникасы казанышлары тәкъдим ителгән иде.
“WorldSkills Russia-2014” II эшче профессияләр милли чемпионатының нәтиҗәләре иртәгә чыгарыла. Иртәгә катнашучыларның конкурс чыгышлары һәм җиңүчеләрен бүләкләү планлаштырылган.