Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шәһәркүләм бәйрәм беренче мәртәбә "Казан-Арена" каршындагы мәйданда оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Быел “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә Казанның 5,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы катнашачак. Алар өчен бәйрәм программасы беренче тапкыр “Казан-Арена” футбол стадионы каршындагы ачык мәйданда оештырыла. Барлык шәһәр службалары чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Соңгы кыңгырау” турында якты хатирәләр генә калсын өчен мөмкин булган кадәр көч куярга тиеш, дип ассызыклады эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин 9 һәм 11 сыйныфларда 24-нче май, 1 сыйныфларда – 24-нче май көнне, калган сыйныфларда 31-нче май тәмамланганын хәбәр итте.
“23-нче май көнне мәктәпләрдә 11-нче сыйныфны тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлаячак. Иртән барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге чара уңаеннан тантаналы чаралар һәм гомумшәһәр линейкалары узачак. 5000 артык чыгарылыш сыйныф укучысы гомумшәһәр күләмендә быел беренче мәртәбә “Казан-Арена” стадионы янындагы ачык мәйданчыкта үткәрелә торган “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш аңарда белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, 250-дән артык сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, шулай ук Суворов училищесы кадетлары катнашачак”, - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
Бәйрәм кысаларында “Зур тәнәфес” (“Большая перемена”) гомуми белем бирү учреждениеләре фестивале җиңүчеләрен бүләкләү, шулай ук “Киләчәккә караш” ("Взгляд в будущее”) күргәзмәсе узачак, биредә һәр укучы үзенең рәсемен таный алачак.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, барлык мәгариф учреждениеләрендә чаралар комплексы уздырылды, аның кысаларында шәһәр урамнарында һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту тәртибе турында сөйләнелде.
РФ ЭЭМ Казан буенча Идарәсе башлыгы Валерий Красильников балалар куркынычсызлыгын һәм тәртипне тәэмин итү максатыннан 600-дән артык полиция хезмәткәре, шәхси саклау предприятиесе һәм әти-әниләр комитеты вәкилләре җәлеп ителгәнлеген хәбәр итте. Чара башланганчы барлык объектлар кинологлар һәм этләр тарафыннан тикшереләчәк. Моннан тыш, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өстәмә 20 юл-патруль хезмәте посты чыгарылачак.
“Бу – җитди чара. Берничә мең бала олы тормышка аяк баса, безнең оештырудан шактый күп нәрсә тора. Без әлеге мәсьәләгә җитди карыйбыз. Тагын бер тапкыр мәктәп директорлары, ата-аналар белән персональ җаваплылык турында сөйләшергә кирәк. Беренче тапкыр соңгы кыңгырау “Казан-Арена” каршындагы мәйданда узачак. Бу иң уңайлы мәйданнарның берсе, бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучыларына да, әти-әниләргә дә ошар дип ышанасы килә”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.