Аның кандидатурасын шәһәр думасының 42 депутаты хуплады.
(KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казан Башкарма комитетының яңа җитәкчесе булып Денис Калинкин сайланды. Казан шәһәре Думасының XXX сессиясе барышында депутатлар шундый карар кабул итте.
Казан шәһәре Думасының XXX сессиясенә фикер алышуга уздырылган өч дәгъва кылучы арасыннан депутатлар Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе кандидатурасын, моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкарып торучыны иң уңышлысы дип таптылар.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурста биш кандидат катнашты. 22-нче гыйнварда узган утырышта кабул ителгән конкурс комиссиясе карары буенча, XXX сессиягә өч дәгъва кылучы чыгарылды: «Казан энергия сервисы үзәге»ннән Евгений Чекашов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Денис Калинкин һәм “Мастер-Логистик” ҖЧҖ генераль директоры Виктория Сенина.
Башкарма комитет Җитәкчесен депутатлар “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” Федераль кануны, “Татарстан Республикасындагы җирле үзидарә турындагы” Татарстан Республикасы Кануны, Казан шәһәре Уставы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү тәртибе нигезендә шәһәр Думасы сессиясендә билгелиләр.
Депутатлар һәрбер кандидатның чыгышын тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дәгъва кылучылар үзләренең эш тәҗрибәләре, уңышлары, компетенцияләре һәм шәһәрне үстерү һәм яхшырту юнәлешендәге планнары турында сөйләделәр. Аерым алагнада, Виктория Сенина шәһәргә инвестицион яктан җәлеп итү ягыннанн үстерү өчен үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Экология, иминлек, ТКХ-да иннновацияләр – Казан сити-менеджер вазифасына дәгъва кылучының өстенлекле дип санаган өлкәләре.
Евгений Чекашов Казанга энергияне саклау технологияләрен кертүнең уңай нәтиҗәләрен яңгыратты. Шул рәвешле, шәһәрнең бюджет өлкәсенә һәм торак фондына караган учреждениеләре хәзерге вакытта учет җайланмалары белән 100%-ка тәэмин ителгән. Перспективада – торак йортларны һава торышына җайлашырлык төеннәр белән 30%-тан 70-кә кадәр җиһазландыруны арттыру. Илсур Метшин “Казан энергосервис үзәге” МУП энергияне саклау өлеше буенча зур эш башкарганлыгын билгеләп үтте.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынындагы эшчәнлекнең әһәмиятле юнәлешләре арасында Денис Калинкин законсыз чүплекләр, челтәрле хуҗалыкта тәртип урнаштыру, ишегалларында капиталь ремонт үткәрү, балалар бакчалары төзү, муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын арттыру, шулай ук финанс агымнар һәм ТКХ өлкәсендәге проблемаларга каты күзәтчелек урнаштыруны атады. “Шәһәр Башкарма комитетының 90% эше ачык проект һәм инициативалар түгел, ә миллионлы шәһәрнең функцияләрен тәэмин итү буенча эшләргә кирәк булган җентекле агымдагы эштән гыйбарәт”, - дип билгеләде Д.Калинкин.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Денис Калинкин кандидатурасын 44 депутатның 42-се хуплады, берсе каршылыгын белдерде, берсе тавыш бирүдән баш тартты. Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының яңа җитәкчесе белән контрактны имзалады һәм аңа уңышлы эшләр теләде.
Белешмә өчен
Калинкин Денис Геннадьевич 1974 елның 16-нчы ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туган. Югары белемле. “Юриспруденция” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Дәүләт университетында – Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) “Сәясәт һәм икътисадта коммуникацион менеджмент” программасы буенча укулар үткән. "Эшлекле идарә итү мастеры - Master of Business Administration (MBA)" өстәмә квалификациясен үзләштереп, “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү университетын тәмамлый.
Эш урыннары:
09.1993-06.1998 – Казан дәүләт университеты студенты
02.1998-05.1998 – “КамАЗ” сәүдә-финанс акционерлар җәмгыятенең сату эшләре буенча менеджеры
05.1998-07.1998 – ТР “КамАЗ” сәүдә-финанс акционерлар җәмгыятенең сату эшләре бүлеге җитәкчесе
08.1998-08.2000 – Түбән Кама техник инвентаризация бюросы җитәкчесенең урынбасары
08.2000-12.2000 – Түбән Кама шәһәре Түбән Кама администрациясе Җитәкчесе аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесенең урынбасары
12.2000-05.2003 – Түбән Кама шәһәре Түбән Кама администрациясе Җитәкчесе аппаратының торак мәйданнарын хисапта тоту һәм бүлү буенча бүлегенең җитәкчесе
05.2003-11.2005 – Түбән Кама шәһәренең Түбән Кама районы администрациясе Җитәкчесенең урынбасары
10.2005-12.2005 – “Иске Чишмә авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге советы депутаты, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары
11.2005-12.2005 – Казан шәһәре администрациясенең аппарат җитәкчесе
01.2006-01.2014 – Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе
“Ватан каршындагы казанышлары өчен” орден медале, “Мактаулы хезмәте өчен” медале, “Хәрби бердәмлекне ныгытканы өчен” медале, “Казанның 1000-еллыгы истәлеге” медале, РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты, ТР Президентының Рәхмәт хаты, “Россия күләмендә халык санын исәпкә алуны оештырудагы казанышлары өчен”медале, ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.