Депутатлар 9 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
(KZN.RU, 19-нчы июль). Казанда шәһәр Думасының XXIV чираттан тыш сессиясе үзенең эшен башлап җибәрде. 50 депутатның 42-се бар. Сессияне башлау һәм карар кабул итәр өчен кворум бар. Сессия башкала Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.
Көн кадагында 9 мәсьәлә тора:
Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге 2013 елгы Универсиаданың нәтиҗәләре турында
“Казанның мактаулы гражданины” исемен бирү” турында
Казан урамнарына исем кую турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм 2014-2015 еллар планлы чорының бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Җирләрне куллану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Җирләрне куллану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеш регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Төрлесе.
Сессия башланыр алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин “Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчесе Надыйр Хәйруллинга, Казан шәһәре Думасындагы “Мактаулы хезмәте өчен”, Татарстан Республикасы медален тапшырды. Бүләкләнүче, үз чиратында, хезмәтен югары бәяләүләре өчен, Мэрга рәхмәтен белдерде һәм “Бу минем генә бүләк түгел, бу – барлык хезмәттәшләремнең бүләге” дип билгеләде. Шәһәр башлыгы Н.Хәйруллинга киләчәктә дә уңышлар теләде.