Универсиадага Казанда ике мең машина урынына исәпләнгән тагын 4 күп катлы паркинг барлыкка киләчәк
(KZN.RU, 10-нчы июнь). Универсиадага кадәр Казанда 2000 машина урынына исәпләнгән тагын 4 түләүле паркинг ачылачак – Вокзал мәйданында, Беломорск – Челюскин урамнары һәм К.Нәҗми-Профсоюз урамнары киселешендә, шулай ук Чистай урамы буенча “Татнефть-арена” боз сарае янында.
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, барлык объектлар югары әзерлек дәрәҗәсендә һәм бу елның июнь-июль айларында куллануга тапшырылачак.
Ачуга планлаштырылган 4 парковкадан тыш, бу елның ахырына кадәр тагын 6 объект төзелеп бетәчәк: “Авиатөзелеш” метро станциясе, “Тукай мәйданы” метро станциясе, Г. Камал һәм Мәскәү урамнары киселешендә, Лазарев урамында, Чистай-Әпсәләмов урамы киселешендә, Горький паркы каршындагы (“Корстон” күңел ачу комплексы) паркинглар. Соңгы объектка карата Рөстәм Нигъмәтуллин шуны хәбәр итте: мемориаль комплексны кертеп, парковка өстендәге территорияне төзекләндерү Универсиадага кадәр тәмамланачак.
“Кайбер паркингларның Универсиада узганнан соң төзелеп бетүеннән бернинди куркыныч юк. Әлеге объектлар Универсиаданың транспорт схемасына җәлеп ителмәгән. Шул ук вакытта “Татнефть-арена” боз сарае янындагы һәм Вокзал мәйданындагы паркинглар таяныч булып торачак”, - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
“Корстон” күңел ачу комплексы янындагы паркинг мөнәсәбәтендә, шәһәр башлыгы аны төзү срокларын тикшереп торуны йөкләде: “Әгәр срок 1-нче июльгә билгеләнгән икән, димәк, ул 1-нче июль булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Докладны җиткерүче мәгълүматына караганда, 2011-12 елларда Казанда 8 күп катлы паркинг ачылган, алар 2064 урынга исәпләнгән.
Шулар арасында – “Кремль”, “Горки” местро станцияләре, Чистай урамында, Батурин урамында, “Кольцо” сәүдә комплексы янында, Профсоюз һәм Астрономия урамнары киселешендә, Островский урамындагы паркинглар, шулай ук Оренбург трактында паркинг тест режимында эшләп килә.
Тулаем алганда шәһәрдә автомобиль саклау өчен теркәлгән транспорт чараларының 47%-ын тәэмин итү өчен урыннар каралган. Шәһәрнең үзәк өлешендә бүгенге көндә сәүдә комплекслары һәм мәдәният үзәкләре янындагы паркингларны кертеп, 4 мең машина урыны бар. Ел ахырында машиналар урыны 5,5 меңгә кадәр артачак. Мондый тәэмин ителеш дәрәҗәсе, докладны укучы билгеләп узганча, Европа стандартларына туры килә.
Шуның белән бергә, эвакуаторлар һәм “Паркон” системасының эшенә карамастан, төзелгән паркинглар 50%-тан да артыграк тулмый. Р.Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, күп кенә автомобильләрнең хуҗалары, парковкаларны кыйбат дип якында урнашкан йортлар ишегалларында калдыруны хуп күрә, бу исә анда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра һәм ишегалдыннан чыккан машиналарга киртә тудыра. Шул ук вакытта үзәктә парковка бәясе уртача тәүлегенә 150 сум тәшкил итә.
“Бер машина урыны төзелеше чит ил машинасы бәясенә тиң, шуңа күрә үзәктә түләүсез парковка турында сүз дә булырга тиеш түгел. Бу хастаханә дә, мәктәп тә түгел, әгәр автомобилегез бар икән – парковка өчен түләгез, юк икән – җәмәгать транспортына күчеп утырыгыз”, - дип шәрехләде И.Метшин.