Казанда “Универсиаданың 4 көне” өйрәтүләренең беренче көне узды.
(KZN.RU, 10-нчы июнь). “Универсиаданың 4 көне” өйрәтүләренең беренче көне ярышларда катнашучыларның хәрәкәте шәһәрлеләр өчен кыенлыклар булдырмаячагын раслады. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган бүгенге эшлекле дүшәмбедә шул хакта җиткерде.
“Әгәр без өйрәтүләр үтәчәген алдан хәбәр итмәгән булсак, казанлыларның 99% шимбә көнне хәрәкәтләр туктатылып оештырылган Универсиаданың тулы көне белән үткәнлеген белми дә калыр иде. Бу юллардагы бөкеләргә бернинди дә йогынты ясамады”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә, ягъни 8 июньдә Татарстан башкаласында “Универсиаданың 4 көне” өйрәтүләре кысаларында беренче чаралар оештырылды. Бу көнне 12-нче июль Уеннары чаралары сынау үтте. Өйрәтүләр 24 спорт корылмаларында узды. Аларда 800-ләп кеше катнашты.
“Без 12-нче июльдә булачак ситуациядә тулысынча җиңелдек, - дип билгеләде И.Метшин. – Барлык хезмәтләрнең бер-берсе белән эшләве сыналды. Катнашучыларның килүе, ЮХИДИ озатуы, иминлек рамкалары аша үтү, туклану мәсьәләләре, коммуналь һәм медицина хезмәте эшләре тулысынча каралды”.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, өйрәтүләрнең беренче көнендә алдан уйланылган ситуацияләр штатлы һәм кайберләре махсус уйлап табылган, аларны тиешле хезмәтләр вакытында чишәргә тиеш була.
Казан шәһәре буенча ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов, үз чиратында, 8-нче июньдә спортчыларны объектларга китерү штатлы режимда булганлыгын җиткерде. “Төп транспорт магистрале буенча хәрәкәтне каплау булмады”, - диде ул һәм, куркынычсызлык мәсьәләләрен булдыру максатыннан, Универсиада авылыннан транспорт чыккан вакытта тикшерү үткәрелгәнлеген җиткерде. Моның өчен, җәмәгать танспорты гадәти режимда барган вакытта, җиңел машина хәрәкәте кыска вакытка туктатылып торылган.
Казанда мондый төрдәге өйрәтүләр 4 көн булачак. Өйрәтүләрнең алдагы 3 көне 15, 21 һәм 22 июньнәрдә (алар Уеннарның 10, 5 һәм 6 июль көннәренә туры килә) булачак. Өйрәтүләрдә барлыгы 8 меңнән артык кеше катнаша, алар спортчылар, казый, рәсми затлар ролен башкара. Моннан кала, 4-нче июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының ачылыш тантанасы эшләнеп каралачак, монда тамашачыларны стадионга алып килү дә каралган.
“Өйрәтүләрнең беренче көнен яхшылап игътибар белән анализлавыгызны сорыйм, - диде И.Метшин, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – 30-лап кимчелек табылган. Тренингларның алдагы көннәрендә, күбрәк кеше катнашкан вактта, кимчелекләр булырга тиеш түгел”.
Шәһәр башлыгы ММЧ вәкилләре өчен махсус брифинг үткәрергә һәм Универсиада кысаларында кайсы көнне кайсы вакытта нинди юллар ябылачагын алдан хәбәр итәргә кушты. “Универсиада көннәрендә юллардагы хәрәкәттә кыенлыклар барлыкка килмәячәк, проблемалар күп була дигән имеш-мимешләрне туктатырга кирәк”, - диде И.Метшин. – Ватык телефон булырга тиеш түгел. Уеннар барган вакытта шәһәр юлларындагы хәрәкәтнең кыенлыклары турында хәтта республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр дә сорый башлады”.
“Хәрәкәт белән кыенлыклар булмаячагын һәм юллар тулысынча ябылмаячагын аңлатырга кирәк. Хәтта уеннар ачылган көнне дә юлның кайбер өлешләре генә һәм берничә сәгатькә генә ябылып торачак”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.