Бәйрәм куркынычсызлыгын 600 полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк
(KZN.RU, 20-нче май). Казанның 6 мең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” быел 25-нче май көнне Универсиада Авылында чыңлаячак. Бу хакта бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр итте.
25-нче май көнне иртән барлык мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм линейкалары узачак, соңыннан чыгарылыш сыйныф укучылары Универсиада Авылының тантана мәйданында, шәһәр күләмендәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашу өчен, Әләмнәр алееясе буенча узачак, дип төгәллек кертте ул. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләреннән тыш, чарада мәктәпләрнең администрацияләре, шулай ук 275 сыйныф җитәкчесе катнашачак. Шәһәркүләм бәйрәмдә “Зур тәнәфес” (“Большая перемена”) мәгариф учреждениеләре фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү планлаштырыла.
Шәһәркүләм мәктәп бәйрәмен Универсиада Авылында үткәрү шактый зур мәгънәгә ия, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. “Беренчедән, чыгарылыш сыйныф укучылары Казанда җәйге студентлар Уеннары үткән елда мәктәп тәмамлаганнарын истә калдырачак, икенчедән, булачак абитуриентлар һәм студентлар буларак яшьләр өчен кампуста нинди шартлар тудырылганын күрә алачак”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Соңгы кыңгырау” көнендә Казан полициясе көчәйтелгән режимды эшләячәк, дип хәбәр итте РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе Валерий Красильников. Казанда 350 полиция хезмәткәре, ә Универсиада Авылында тагын 150 кеше кизү торачак дип көтелә. Махсус план нигезендә Универсиада Авылына алып бара торган маршрут куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк 40 ЮХИДИ хезмәткәре чыгарылачак. Тулаем алганда бу көнне тәртипне 600-ләп полиция хезмәткәре саклаячак. Чаралар башланырга 2 сәгать кала тантаналы линейкалар үткәрелү урыннарын этләр ярдәмендә кинологлар тикшереп чыгачак, дип ышандырды ул.
Илсур Метшин билгеләп узганча, бәйрәм рухы гадәттән тыш хәлләр белән бозылырга тиеш түгел, шуңа күрә оештыру һәм куркынычсызлык мәсьәләләре беренче планга чыга. “Мәктәп җитәкчелеге, сыйныф җитәкчеләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы”, - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, уку – беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда 24-нче май көнне, калган сыйныфларда 31-нче майда тәмамланачак.