Казан шәһәре Думасы депутатлары чиртта сессяидә шәһәрдәге балалар һәм яшьләрнең сәламәтлекләрен ныгыту чаралары турында фикер алыштылар.
(KZN.RU, 16-нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында абортлар санын киметүгә юнәлдерелгән шәһәр программасын әзерләргә кушты. Казан шәһәре Думасының XXII сессиясендә Казанда балалар һәм яшьләр сәламәтлеген ныгыту чаралары буенча тыңланылган мәсьәләдән соң шәһәр башлыгы шундый карарга килде.
“2012 елда Казанда 20,5 мең яңа туган сабыйга 7 мең аборт очрагы туры килгән. Россия миллион-шәһәрләре белән чагыштырганда, статистика позитив, әмма барысын да үз исеме белән атасак – сүз биредә меңләгән тумый калган сабый гомере турында бара”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Без “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында үзебезгә аборт күрсәткечләрен киметү бурычы куйган идек. 2005 елда абортлар саны шәһәрдә 12 мең булган һәм безнең эш сизелә, шулай да сүз меңләгән тумый калган сабыйлар турында бара. Табибларга да, иҗтимагый оешмалар өчен дә, хатын-кызлар консультациясе өчен дә, психологлар, руханиларга да эш фронты булып тора. Һәр туган бала – бүләк ителгән тормыш, очрагы бу”, - дип дәвам итте Мэр.
Илсур Метшин иң яхшы халыкара тәҗрибәне өйрәнергә, шулай ук 1-нче июньгә кадәр ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы, Казан галимнәре, хатын-кызлар һәм шәхси клиника консультацияләре катнашлыгында түгәрәк өстәл уздырырга кушты. “Проблеманың чишү юлларын тәкъдим иткәнче, абортларның төгәл санының реаль картинасын белергә кирәк”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет Җтиәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева билгеләп үткәнчә, әлеге статистика түләүсез сәламәтлекне саклау учреждениеләреннән алынган, шәхси клиникалар абортлар турында мәгълүмат бирмиләр.
Ләйлә Фазлеева ачыклап үткәнчә, шәһәрдәге абортлар саны кимүгә карамастан, балигъ булмаган балалар арасында йөклелектән арыну очраклары арта икән. 2012 елда Казанда 6 аборт очрагы 14 яшькә кадәр булган кызлар арасында теркәлгән.
Йөклелекне иртә өздерү проблемасын Казан шәһәре думасының шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау даими комиссиясе рәисе Алексей Созинов та билгеләп үтте. “Халыкның репродуктив сәламәтлегенә төп янау – йөклелекне өзү. Бүген беренче абортларның 5 проценты 15 яшькә кадәрге кызлар арасында ясала”, - дип өстәде ул.
Ләйлә Фазлеева Казанда “Репродуктив сайлау” программасы тормышка ашырыла диде, шулай да сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны арттырырга һәм яшь кызлар һәм егетләргә абортның тискәре нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерергә кушты.
Депутатларга демографик күрсәткечләр һәм шәһәрдәге балалар һәм яшьләр арасындагы авыручылар саны турында да тулы мәгълүмат җиткерделәр, сәламәтлекне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар турында сөйләделәр. Шул рәвешле “Сәламәтлек бишьеллыгы” проектын тормышка ашыру белән бергә, шәһәрдә башка программалар да эшләнелә, шул исәптән “2012-2014 елларга Казанда белем үсеше”, “Казан халкында наркотикларга каршы профилактика үткәрү”, “Сәламәтләндерү, ял итү, балалар һәм Казан яшьләрен мәшгуль итүне оештыру” программалары тормышка ашырыла. Яшь казанлыларны сәламәтләндерү өчен “Workout”, “Sport House”, “Сәламәтлек сукмаклары” кебек шәһәр проектлары да әһәмиятлеләрдән санала.
Демографик сиутация яхшыру белән бергә (2012 елда 20579 сабый дөньяга килгән иде), соңгы 3 елда Казанда яңа туган сабыйлар арасында авыручылар саны 5,5% дәрәҗәсенә җиткән. Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, 2012 елда инвалид статусын алган балалар саны – 3965 кеше, бу исә 2009 ел белән чагыштырганда 11%-ка күбрәк дигән сүз. Беренче урында – үзәк нерв системасы органнары авырулары, икенче урында - психик авырулар, өченчедә - тумыштан килгән һәм тудырганда барлыкка килгән аномалияләр.
Шулай да бер яшьтән узган балалар арасында ашказаны органнары авырулары дәрәҗәсе күзәтелә (күкрәктән имезү күрскәткечләренең югары булуы аркасында (Казанда – 59%, Россиядә - 33%), бу күрсткечләр шулай ук мәктәп укучылары арасында да саклана. Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, монда барлык мәктәпләргә дә кертелгән ланч-бокс системасы һәм 89% мәктәп укучыларының кайнар ризык белән туклануы сәбәпче булган.
Депутатлар каршында Казандагы черлидинг хәрәкәте җитәкчесе, Казан технология университеты (КНИТУ-КХТИ) студенты Карина Ситдикова чыгыш ясады. Ул акробатика һәм спорт биюләре элементларын берләштергән әлеге яшьләр спорт төренә берничә проблема комачаулаганын искәртте, аерым алганда, студентларга тренировкалар һәм черлидинг буенча чемпионатлар үткәрү өчен спорт заллары булмау, командалар ярышларга чыкканда бернинди булышлык булмавы һәм спорт инвентарьләре җитмәү. Карина Ситдикова черлидингны спорт үсеше һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәр программасына кертү мөмкинлеген карарга сорады.
Илсур Метшин Казанда стадионнар иң беренче чиратта шәһәрлеләр өчен, студентлар өчен төзелгәнен билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы Башкарма кометның социаль блогына һәм Физик тәрбия һәм спорт комитетына әлеге проблеманы чишү юлларын карарга кушты.
Депутатлар Шәһәр Башкарма комитетына балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту чараларын тормышка ашыруны дәвам итәргә һәм яшьләр акцияләренә төрле яклап булышырга куштылар, шулай ук шәһәрлеләрне, шул исәптән балалар, яшүсмер һәм яшьләрне физик тәрбия һәм спорт аркылы сәламәт яшәү рәвешенә чакырырга кирәк, диелә Казан шәһәре Думасы карарында.