Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин 2 нче санлы лицей-интернатта булдылар, анда илнең 15 төбәгеннән, шулай ук Татарстанның 24 районыннан һәм шәһәреннән балалар укый. Лицейда керү өчен зур конкурс — бер урынга 12 кеше. Шул ук вакытта торак корпусы барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый. Уку йорты җитәкчелеге төбәк башлыгына яшәү шартларын яхшырту һәм урыннар санын арттыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Табигый-математика фәннәрен тирәнтен өйрәнүче 2 нче санлы лицей-интернатта 325 бала белем ала. Педагогик состав 45 кешедән тора, һәр дүртенчесе әлеге лицейны тәмамлаган. Бүгенге көндә уку йорты рекордлы санда Бөтенроссия олимпиадалары медалистларын һәм призерларын укытып чыгара, бу күрсәткеч буенча республикада – беренче, ә Россиядә 12 урынны алып тора.
Лицей укучылары арасында Информатика буенча халыкара олимпиадада ике тапкыр җиңүче Гыймран Абдуллин да бар. Элегрәк ул Илсур Метшинга учреждениенең торак корпусы буйлап экскурсия үткәргән иде. Исегезгә төшерәбез, балалар өчен ике катлы караватлы 18 йокы бүлмәсе һәм биш санузел җиһазландырылган, балалар бүлмәдә 8-12 кеше яши. Укудан алар зур залда өстәл теннисы буенча турнирлар, брейн-ринглар, музыка буенча конкурслар, кызыклы уеннар үткәрә ала. Тәрбиячеләр шулай ук укучыларны чәй эчәргә чакыралар. Балалар 40 урынлык торак корпусы ашханәсендә кичке аш ашыйлар.
Эшләгән елларында (лицей 1992 елда ачылган) учреждение 1,4 меңгә якын кешене укытып чыгарган. Алар Россиянең генә түгел, Дубай, Кытай, Вена, Гонконг һәм Малайзиянең иң яхшы югары уку йортларына да укырга керделәр. Алар белән елга ике тапкыр очрашулар үткәрелә.
Күршедә Казан федераль университеты каршында 2 нче санлы Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең яңа корпусы урнашкан. Дүрт катлы бинаны узган ел файдалануга тапшырганнар. Корпус 270 укучыга исәпләнгән, бу төп бинаны бушатырга мөмкинлек биргән. Учреждение базасында остазлык мәктәбе ачылган, анда бөтен эшчәнлек татар телендә алып барыла. Биредә студентлар – булачак укытучылар шөгыльләнә.
Мәктәп директоры Рамил Гайнуллин кунакларга күпфункцияле спорт залын, интерактив такталар һәм цифрлы белем бирү ресурслары белән җиһазландырылган заманча уку кабинетларын, лабораторияләрне күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов балалар һәм педагоглар, аерым алганда, яшь математика укытучысы Рамил Баһавиев белән аралашты. Ул гимназияне 2019 елда тәмамлаган һәм дүрт фән буенча 399 баллга БДИ тапшырган, ә хәзер параллель рәвештә КФУ магистратурасында укый.
Шулай ук республика һәм шәһәр башлыклары Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музейда булдылар. Экспозиция алты тематик зонага бүленгән һәм татар мәгърифәтчесенең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Исегезгә төшерәбез, 1960 елда төзелгән иске бинада 939 укучы белем ала. Гимназия үзе 1990 елда ачылган, ә ике елдан соң ул Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә башлаган. 2014 елда ул милли мәгариф үзәге статусын алды, шуннан соң ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының һәм КФУның татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, саклау һәм тарату буенча ресурс базасына әверелгән.
Республика рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күчмә киңәшмәдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм башкалар катнашкан.