Казанда Татарстан башкаласы тарихында соңгысы булган «Восточный» полигонының икенче картасын ачтылар. Аның куәте 2,5 ел дәвамында коммуналь калдыкларны күмәргә җитәчәк. Мәйданчыкта фильтратны чистарту һәм зарарсызландыру буенча заманча автоматлаштырылган станция урнаштырдылар, Россиядә әлегә аның куәте һәм технологияләре буенча охшаш җайланма юк. Ул агынтыларны һәм сөзгечне суда балык яши ала торган дәрәҗәгә кадәр чистарта. Беренче мәртәбә кошлар көтүен куркыту өчен биорепеллеттан саклану да кулланылачак. Моннан тыш, керү юлында куркыныч калдыклар кертелмәсен өчен радиация контроле рамкалары куелган. Полигон эшенең ничек оештырылуы белән мэр Илсур Метшин һәм журналистлар танышты.
«Восточный» полигоны Казан тарихында калдыкларны күмү өчен соңгы урын булды. Ул якынча 2,5 елга җитәчәк, шуннан соң чүп-чарны Татарстанның башка районнарына чыгарачаклар. Картаның гомуми сыйдырышлылыгы — 1,6 млн тонна калдык. Ел эчендә мәйданчык Казаннан һәм Яшел Үзәннән 550 мең тоннага кадәр чүп кабул итә алачак, ә тәүлеккә – 1,8 мең тонна. Шул ук вакытта яңа ел каникулларында гына да полигонның икенче картасына 50 мең тоннадан артык каты коммуналь калдыкларны кайтарганнар.
«Полигон ил өчен уникаль булган өр-яңа технологияләрне кулланып төзелгән, Россия экологик кануннарының иң кырыс таләпләре буенча файдалануга тапшырылган – ул барлык халыкара стандартларга туры килә», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
«Восточный»ның икенче картасы 84,6 мең квадрат метрга сузылган. Полигонның үзенчәлеге шунда ки, монда ис юк диярлек. Моңа чүпне билгеле бер ысул белән туплау хисабына ирешәләр – эшчеләр аны «катламлы пирог» дип атаганнар. Туфракның пычрануына комачаулый торган саклагыч элпәгә калдыкларны салалар, аннары аларны минераль грунт белән күмеп куялар, аннары чиратлаштырып, тагын калдыклар һәм минераль грунт. 2,5 елдан соң картаның биеклеге, җир асты өлешен исәпкә алып, 31 м тәшкил итәчәк. Полигонны тутырганнан соң, аны ябачаклар һәм рекультивациялиләр. Алга таба газны суыртып, хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланачаклар.
«10 ел элек без Самосырово бистәләрендә яшәүчеләрдән, офицерлардан һәм башкалардан бик күп шикаятьләр алдык, җәй көне Азинодан казанлылардан мөрәҗәгатьләр килде. Хәзер ис белән проблема булмаячак. Моннан тыш, табигатькә экологик зыян юк. Монда иң заманча чистарту корылмалары төзелгән. Туфракка да, грунт суларына да бернинди зыян китерелми. Мондый технологияләрне Россия полигоннарында әле кулланмадылар», — дип өстәде шәһәр башлыгы.
Полигонда урынлы чистарту корылмалары иң эре химия заводларындагы кебек урнаштырылган. Территориядә беренче карта өчен дә, икенче карта өчен дә ясалма буа-туплагыч ясаганнар. Аннан алына торган фильтрат тозлардан, авыр металлардан һәм биологик пычранулардан балык хуҗалыгы билгеләнешендәге хәлгә кадәр чистартыла. Суны «Водоканал» МУП үз ихтыяҗлары өчен куллана алыр дип планлаштырыла. Шул ук вакытта агынтыларны һәм фильтратны алдан чистарту җайланмада мембраналарны сирәгрәк алыштырырга мөмкинлек бирә, бу эш барышын шактый арзанайтты.
«Көнгә 100 тоннага якын фильтрат бүлеп бирелә. Урынлы чистарту корылмаларының куәтен без запас белән эшләдек – 150 тоннага якын. Бүлеп чыгаруларны һәм ямьсез исләрне мөмкин кадәр киметү өчен, без һәрвакыт су дәрәҗәсен билгеле тамгадан түбән тотабыз. Монда эш тәүлек буе автомат режимда бара. Асылда бу полигонның үзәге, ул безгә саф һава суларга мөмкинлек бирә», — дип аңлатты «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ИК генераль директоры Евгений Чекашов. Ул билгеләп үткәнчә, күлнең чисталыгын җәй көне яшәгән үрдәкләр һәм территориядә үстерелә торган помидорлар буенча билгеләргә мөмкин.
Илсур Метшин төбәк операторына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: «Бу су чистарту буенча чын завод. Компания буа-туплагычны фильтрацияләүгә 700 миллион сум керткән — бу шәһәр экологиясе турында лаеклы кайгырту».
Полигонны тотуда проблемаларның берсе — биредә азык эзләүче кошларның яшәве. Алар эшкә комачаулый, чөнки чүп-чар ташый, шулай ук кеше өчен куркыныч, чөнки авырулар тарата алалар. Моннан тыш, «Восточный» Казан авиация заводының очып килүче зонасында урнашкан, шуңа күрә «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясендә кошлар көтүеннән биорепеллетлы яклау кертергә карар кылганнар. Моның өчен махсус әзерләнгән ике лачын сатып алачаклар һәм ике орнитологны эшкә урнаштырачаклар. Башка полигоннарда бары тик утратавыш һәм акустик җайланмалар гына кулланылган, әмма хайваннар аларга ияләшә һәм реакция ясаудан туктый.
«Без Санкт-Петербург, Мурманск, Чиләбе, Самара һәм башка өлкәләрдән төбәк операторларының тәҗрибәсен өйрәндек һәм моның эшләвенә инандык», – дип сөйләде «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ИК генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов. Кошларны февральдә сатып алачаклар, аларны карап тоту өчен идәнсез агач вольер һәм азык саклау өчен суыткычлар каралган. «Көненә берничә тапкыр орнитологлар канатлы кошлар белән күзәтергә мөмкин булган урынга чыгачак. Кошлар төркеме, куркыныч сизеп, полигоннан очып китәчәкләр. Мондый ысулны куллана башлаганнан бирле 80% бөтенләйгә китә, башка куркынычсыз урыннар эзли. Әмма канатлыларның 20% ы вакыты-вакыты белән кире кайта, орнитолог өч-дүрт сәгатьтән килә, үзенең биредә булуын күрсәтә, кошлар яңадан качалар», — дип өстәде Альмир Корбанов. Кошларны яраламыйлар һәм үтермиләр, шуңа күрә мондый ысул барлык халыкара стандартларга туры килә. Икенче картада бөркетләр һәм тилгәннәр күренергә мөмкин — полигон янында аларның оя кору урыннары бар.
Полигонда әйләнә-тирә мохитнең барлык компонентлары (су, һава, туфрак һәм башка өлешләре) буенча мәҗбүри тикшерү бара. «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ИК теләге буенча атмосфера һавасын атна саен күзәтәчәкләр. Пычрану арткан очракта яки начар метеошартлар вакытында полигон махсус эш режимына күчәчәк.
Соңгы экологик таләпләр буенча, куркыныч калдыклар кертелмәсен өчен, керү урынында радиация контроле рамкаларын куйдылар.
«Без «Восточный» полигонының чираттагы этабын төзүебезгә шатланабыз, әмма ул өч елдан да кимрәккә җитәчәк. Химия урамындагы полигонны без 2010 елда тапшырдык һәм аның 28 елга җитәчәгенә ышана идек. Күрше муниципалитетлар каты көнкүреш калдыклары һәм полигоннар мәсьәләләре белән шөгыльләнмәгәнлектән, кануннар үзгәргәннән соң бөтен Казан зонасы чүп-чарны безгә алып килде — бу 15 район. Һәм без Химия урамындагы полигонны 14 ел эчендә тутырдык», — диде Илсур Метшин.
Ул шәһәрдә күмү урыннарын төзү мөмкинлеге юк, шуңа күрә киләсе максат – чүп эшкәртү заводын тиз арада төзеп бетерү, дип өстәде. «Без калдыклар күләмен арттырдык: меңъеллыкны бәйрәм иткәннән соң, 2005 елда, көн саен 550 тонна чыгарылган булса, бүген – 1600 тонна, ягъни өч тапкырга артыграк. Шул ук вакытта 20 ел эчендә чүп морфологиясе үзгәрде. Әмма бүгенге көндә шәһәр барлык чараларны күрде, калдыкларны республика башкаласына лаеклы дәрәҗәдә җыю, утильләштерү һәм саклау оештырылды», – дип билгеләде мэр.
«Восточный»ның икенче картасын тутырганнан соң, калдыкларны Питрәч һәм Яшел Үзән районнарына полигоннарга чыгарачаклар, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводында утильләштерәчәкләр.
Полигонның икенче картасының проект документларын эшләү белән «Казан Промстройпроект» институты шөгыльләнгән, ул «Главгосэкспертиза России» ФАУ һәм Росприроднадзорның уңай бәяләмәсен алган.
Исегезгә төшерәбез, 52 мең кв.м мәйданлы полигонның беренче картасы 2017 елның маеннан 2020 елның декабренә кадәр гамәлдә булган. Бу вакыт эчендә ул 1,3 млн тонна калдык кабул иткән, ә хәзер исләрне бетерү өчен туфрак белән изоляцияләнгән. Анда 80-98% чистарту дәрәҗәсе булган биосөзгечләр урнаштырылган пассив газ суырту системасы эшли. Бөтен объектны рекультивацияләгәннән соң, хуҗалык ихтыяҗлары өчен суырыла торган газны кулланып, актив дегазация каралган.