Казанда яшәү өчен уңайлы мохит финанс кертемнәре хисабына гына барлыкка килмәде. Уңышның яртысы җыелган командадан торды, алар республика хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлектә, халык һәм бизнес вәкилләре белән диалогта шәһәр үсеше стратегиясен төзеде, дөнья башкалалары тәҗрибәсенә таянды һәм төгәл максатлар куйды. Бүген «Кече ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының «Яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит: 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең җиде милли максатының берсе» пленар сессиясендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин шундый тезис чыгарды. Чара бу көннәрдә Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта уза. Казанның кешеләр өчен җәлеп итүчән үзәккә әйләнүе турында тулырак мәгълүмат — KZN.RU материалында.
Үз чыгышын башлап, Илсур Метшин Россия президенты Владимир Путинның 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әйткән сүзләрен искә төшерде. Ул вакытта дәүләт башлыгы Казанны Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе дип атады. «Әлбәттә, бу сүзләр безнең өчен горурлыкка сәбәп һәм шул ук вакытта бу зур җаваплылык – бу югары бәягә туры килү. Һәр яңа чакыру безнең өчен яңа мөмкинлек булды», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанны үзгәртеп кору буенча иң мөһим проектларның берсе дип шәһәр башлыгы реклама базарында ике меңенче еллар башында башланган үзгәртеп коруларны атады. Аңлаешлы кагыйдәләр булдырылды һәм реклама киңлеген масштаблы оптимальләштерү үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә Казанның рекламадан керемнәре 27 тапкырга артты. «Һәм әлеге күренеш турында әйтеп тә торасы юк. Без шәһәрнең тышкы кыяфәтен, аның тарихи үзәген бозган еврокалканнар санын 2700 дән 800 гә кадәр киметтек», — дип сөйләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел Казан торак төзелеше буенча илдә лидерларның берсе булган. Мәсәлән, 2024 елда 1,4 млн кв.м торак файдалануга тапшырылган. «Шәһәрләргә сәфәр кылганда, кайсы илдә булуга кармастан, беренче соравым алар елына бер кешегә ничә квадрат метр торак төзүләре турында. Барлык дәүләтнең дә, төбәк башлыгының, мэрның хыялы бер кешегә 1 квадрат метрдан да күбрәк төзү», — дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Шулай ук 10 ел дәвамында Татарстан башкаласы социаль объектлар төзү буенча лидерлыкны саклап кала – шәһәрдә 91 балалар бакчасы, 25 мәктәп, 18 мәдәният йорты, бер яшьләр үзәге, биш хастаханә, 16 поликлиника һәм 23 спорт объекты төзелгән, яшьләр сәясәте учреждениеләренең 80% ы ремонтланган.
Өстәмә белем алу, балалар мәйданчыклары белән яшәү өчен уңайлы шартлар хәзер чит шәһәр студентларын гына түгел, балалы гаиләләрне дә җәлеп итә.
Илсур Метшин сүзләренчә, күп фатирлы йортларны яңарту да мөһим. 2008 елдан башлап Казанда 4 меңнән артык күрфатирлы йортлар төзекләндерелгән, бу гомуми санның 70% ын тәшкил итә. Шул ук вакытта шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы да уңышлы тормышка ашырыла, аның буенча ишегалларында юллар, тротуарлар, яктырту, балалар һәм спорт мәйданчыклары яңартыла. 5 ел эчендә гомуми мәйданы 3 млн кв.м булган 2 278 ишегалды ремонтланган. Шул ук вакытта шәһәр халкы онлайн тавыш бирү юлы белән ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү чиратын төзи, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору турында үз теләкләрен белдерә.
Уңайлы шәһәр мохите — туристлар өчен республика башкаласына кайтырга сәбәп, дип раслый Илсур Метшин. «Без адым саен куелган максатка таба барабыз – елына 5 млн турист», — диде мэр. Ул билгеләп үткәнчә, 2005 елда шәһәрнең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен эшләгәндә елына 1 млн сәяхәтчегә ирешү максаты куелган. Әмма бу күрсәткечләр арттырылган, узган ел гына да, аналитик хезмәтләрнең берсе мәгълүматлары буенча, Казанда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 4,5 млн кеше булган.
«Бөтен ил туристлар буенча 3,8-4,2% ка үскән вакытта Казан өчен иң түбән күрсәткеч 16% иде, ә иң югарысы – 21%. Сервис мәгълүматлары буенча, килүчеләр 31 миллиард сумга якын түләүләр башкарган, һәм бу икътисадның яңа тармагы», – дип белдерде Илсур Метшин.
Шулай ук туристларны җәлеп итүдә һәм шәһәр үсешендә халыкара вакыйгалар зур роль уйнады, алар арасында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада, су спорт төрләре, футбол, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатлары, «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры, БРИКС Уеннары һәм саммиты, БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясе һәм башка чаралар. Мэр сүзләренчә, алар юлларны, аэропортны, спорт корылмаларын, паркларны, кунакханәләрне һәм башка инфраструктураны яңартуны тизләтергә ярдәм иткән.
Шәһәр башлыгы чыгышы ахырында Казанның үсеше турында үз фикерен Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Казан күп шәһәрләр өчен үрнәккә әверелде, башкала даими рәвештә күпсанлы катнашучылар катнашында эре халыкара вакыйгаларны кабул итә: «Бүген үз өстегезгә йөкләгән һәм башлыклар белән бергә эш иткән халыкара көн тәртибе өчен рәхмәт сезгә, бу бик кыйммәт тора».
Илсур Метшин шулай ук транспорт өлкәсендәге үзгәрешләр, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, шәһәрдә экология һәм спортны үстерү турында сөйләде.
Пленар сессиядә шулай ук Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов, РФ президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Андрей Шевченко, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько һәм Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәр округы администрациясе башлыгы Галина Данильченко чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Казан беренче тапкыр «Кече Ватан – Россия көче» форумының «Яшәү өчен уңайлы мохит» төбәк көнен уздыру мәйданчыгы булды. Илнең 400гә якын муниципалитет вәкиле шәһәрләрдә һәм бистәләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегияләр турында фикер алышачак. Белгечләр төрле зурлыктагы территорияләрнең дизайн-кодларын эшләү, ишегалларын төзекләндерү, иҗтимагый киңлекләрне эксплуатацияләү һәм карап тоту тәҗрибәсе белән уртаклаша. Форумны һәм төбәк көннәрен РФ Президенты администрациясе ярдәмендә Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе оештыра.