Казан мэры Илсур Метшин блокадачы ветераннарның берсе Николай Карпюк янына барды. Шәһәр башлыгы Россия президенты һәм Татарстан рәисе исеменнән ветеранга, К-19 cу асты атом көймәсенең беренче экипажы старшинасына «Бөек Җиңүгә 80 ел» истәлекле медален һәм робот-пылесос алуга сертификат тапшырды.
«Минем ил президенты Владимир Владимирович Путин һәм республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән җаваплы гамәлем бар — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сезгә истәлекле медаль тапшырырга телибез. Сез — блокадачы, иң хөрмәтле буын вәкиле. Гаиләгезгә нык сәламәтлек телим, бәхетле булыгыз һәм озын гомерегез хәерле булсын», – дип мөрәҗәгать итте ветеранга Казан мэры Илсур Метшин, медальны һәм робот-пылесос сатып алуга сертификатны тапшырды.
Николай Александрович 1938 елның 18 августында Ленинградта туган. Шәһәр блокадасы вакытында аның әтисе һәм бер сеңлесе һәлак булган. 1942 елда өч яшендә әнисе һәм апасы белән Казанга эвакуацияләнгән. Авыр блокада елларын Николай Карпюк хәтерләми, аның каравы елмаеп армия хезмәтен искә ала.
Николай Александрович мәктәп елларыннан ук ераклыкка йөзү турында хыялланган. Хыялы чынга ашкан: 1957 елда ул армиягә чакыру алган, Төньяк флотка – Оленья губа базасына эләккән, анда дизель су асты көймәсендә хезмәт иткән.
«Әле төзелү барышында булган К-19 су асты көймәсе вәкиле килде. Мин хезмәттәшләремә: «Әйдәгез карыйк әле, кызык бит атом көймәсе», — дип әйттем, — дип искә ала Николай Александрович армия елларын. — Мин уку отрядын яхшы билгеләргә тәмамладым, кызыл карточка алдым (40 кешенең бишесе аны алды). Миңа шунда ук икенче дәрәҗә старшинасы исеме бирделәр. Северодвинскка килдек, анда көймәне өйрәндек һәм төзергә ярдәм иттек».
Су асты атом көймәсендә Николай Карпюк дүртенче бүлек ракетачысы булган, пост һәр дүрт сәгать саен алмашынып торган. Экипажда 100 кеше, һәр бүлектә – 10 офицер хезмәт иткән. Су асты көймәсендә өч ракета урнаштырылган булган.
1961 елның июлендә СССРда беренче атом ракета су асты көймәсендә атом реакторы һәлакәте булган, экипаж радиация белән нурланыш алган. Һәлакәтне Чернобыльнеке белән тигезлиләр, шуңа күрә су асты көймәчеләренә икенче төркем инвалидлыкны биргәннәр.
Кайткач, Николай Карпюк Казан оптика-механика заводы бригадасына эшкә кергән. Моңа кадәр дә, мәктәпне тәмамлагач, армиягә чаклы шунда электромонтажчы булып эшләгән булган. Ветеран эш белән беррәттән КХТИда кичке укуын алып барган. Соңыннан КОМЗда цех комитеты рәисе, цех башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы урынбасары вазифаларын башкарган. Хезмәт юлын 52 яшендә Николай Александрович бюро башлыгы вазифасында тәмамлаган.
Бүген ветеран-блокадачы Дәрвишләр бистәсендә ике бүлмәле фатирда яши. Аның улы Дмитрий «Электроприбор» заводында инженер-төзүче булып эшли. Николай Александровичның хатыны моннан өч ел элек вафат булган. Өй эшләрен килене Наталья күзәтеп тора, ул аңа көн саен килеп йөри.
Илсур Метшин Дәрвишләрне төзекләндерү, шулай ук су асты көймәсендә булган һәлакәт турындагы фильм турында гаилә фикере белән кызыксынды. Эчтәлекнең дөреслеге турындагы сорауга Николай Александрович, барысы да төгәл тасвирланган, дип җавап бирде. Ике ел элек булган мәгълүматларга караганда, су асты көймәсенең беренче экипажыннан 15 кеше исән калган. Элек, гадәттәгечә, 4 июльдә, фаҗига көнендә, ветеран Мәскәү һәм Урал хезмәттәшләре белән очраша иде. «Йөз елга кадәр яшәрбез, бәлки аннан да күбрәктер. Моны беркем дә белми», — дип ышандырды Николай Карпюк.
Татарстан башкаласында барлыгы 150 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгәннәр яши — алар арасында камалышта булган Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән 48 кеше.
Исегезгә төшерәбез, Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Казан мэры Илсур Метшин ветеран Александр Шахназаровта кунакта булды.