ТР башкаласы мэриясе эре предприятиеләр арасында Россиянең иң яхшы 50 эш бирүчесе исемлегенә кергән. Йомгаклау баллы 108,85 белән Казан командасы 28 нче урынны алды. Бу категориядә иң яхшылар исеме өчен илнең 2000нән артык компаниясе көрәште.
Тикшеренү нәтиҗәләрен hh.ru онлайн-рекрутинг платформасы тәкъдим итте. Казан командасы үзен HR-процессларны һәм компания статусын уңышлы үстерүче җәлеп итүчән һәм ачык эш бирүче буларак күрсәтте.
«Өченче ел рәттән Казан командасы Россиянең иң яхшы эш бирүчеләре рейтингында катнаша, һәм инде өченче тапкыр без рейтингның иң яхшылар исемлегенә эләгәбез, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. - Рейтингта катнашу безгә үзебезнең кадрлар үзгәрешләрен илнең әйдәп баручы компанияләре тәҗрибәсе белән чагыштырырга ярдәм итә. Бер яктан, без күп эшнең нәтиҗәсен күрәбез, икенче яктан – безнең алда барлыкка килгән яңа бурычларны күреп, әле күпме эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Кадрлар сәясәте — безнең эштә өстенлек. Ә рейтингның цифрлы күрсәткечләре артында кадрлар процессларының масштаблы үзгәреше тора. Бу эш безнең һәрбер хезмәткәребездә чагыла һәм, ахыр чиктә, бөтен команда нәтиҗәләренә, шәһәр үсеше мәсьәләләрендәге нәтиҗәлелегебезгә турыдан-туры йогынты ясый».
Эре компанияләр арасында рейтингны Мәскәүдән «Касперский лабораториясе» җитәкләде. Башка финалистлар рәтендә «Красная Поляна» (Краснодар крае), Level Group (Мәскәү), СберМаркетинг (Мәскәү), 2ГИС (Новосибирск өлкәсе) һәм башкалар бар иде.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг HR-анкета, элеккеге хезмәткәрләрнең бәяләмәләре, гамәлдәге хезмәткәрләрне бәяләү һәм сораштыру нигезендә формалаша.