Бүген Казан мэры Илсур Метшин «Газель Next» автомобилен Дәрвишләр бистәсендә эшли торган «Казань. Zа Победу!» гуманитар оешмасына тапшырды. Яңа транспорт хәрби хәрәкәтләр сызыгына тизрәк ярдәм китерергә һәм рейслар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ачкычларны «Казань. Zа Победу!» хәрәкәте җитәкчесенә Евгения Коцарьга тапшыру Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.
Казанның гуманитар оешмалары МХО зонасына йөкләрне вакытында җибәрү өчен транспорт чаралары җитмәү белән очраша. Шәһәр башлыгына бу проблема белән гуманитарчылар һәм шәхсән Евгения Коцарь мөрәҗәгать иткән, Илсур Метшин хәйрия оешмасында булганда.
«Без монда очраштык, һәм ул вакытта сез МХО сугышчыларына ярдәм итүче оешмаларның волонтерлары исеменнән йөкне вакытында китерү өчен үз автомобилегезнең кирәклеге турында теләк белдердегез. Без ярдәм итәргә вәгъдә бирдек. Соңрак без беренче гуманитар форум уздырдык, анда шулай ук һәрьяклап ярдәм итү турында килештек, Координация советы булдырдык – сез аңа кердегез. Шуңа күрә актив әгъза буларак без сезгә ачкычлар тапшырабыз. Бу «Газель» йөкне тиз рәвештә алгы сызыкка китерергә тиешле башка гуманитар оешмаларга да ярдәм итсен», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Казань. Zа Победу!» фонды 2022 елдан бирле эшли, анда 80 кеше катнаша. Активистлар көн саен яшерен челтәрләр үрү, кием тегү, гуммәсәд җыю һәм МХО катнашучылары өчен окоп шәмнәре булдыру белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көнгә кадәр фондка йөкне илтүдә шул ук юнәлешләргә барган башка волонтерлык хәрәкәтләре активистлары ярдәм итте. Кайвакыт оешмаларга машинага заказ бирергә туры килә, моңа зур акчалар китә. Моннан тыш, волонтерлар машина йөртүчеләр графигына яраклашкан. Ә шәхси транспорты булган активистлар йөкне тапшыру өчен фронтка мөстәкыйль рәвештә чыгып киткәннәр.
Йөк автомобиле гуманитар ярдәм тапшыруны тизләтеп кенә калмыйча, җибәрелә торган әйберләр санын да арттырачак. Бер тапкырга автомобиль 4 тонна йөк күчерә ала. Шул ук вакытта транспорттан башка хәйрия оешмалары да файдалана ала.
Машинада өстәмә рәвештә машина йөртүче кәнәфие артындагы йокы урыны җиһазландырылган.
«Йөк тагын да күбрәк булганда, сез безгә әйтегез. Без зур фуралар, КамАЗлар оештырачакбыз», — диде Илсур Метшин.
Үз чиратында, Евгения Коцарь мэрга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде, һәм алынган машина үзенең зур булмаган габаритлары хисабына бик уңайлы, дип билгеләде. «Без машинаны түшәменә кадәр төяп куя алабыз. Бу бик уңайлы, бик зур рәхмәт», — дип билгеләде Евгения Коцарь.
МХО зонасына йөкне якын арада китерү февральдә планлаштырыла. Гуманитар ярдәм җыярга мәктәп укучылары да ярдәм итә, алар сугышчыларга котлау хатлары яза. Юлга чыгар алдыннан машина тагын бер техник карау узачак һәм аннан соң йөк белән фронтка китәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда үз сугышчыларына ярдәм күрсәтү буенча Координация советы төзелде. Оештыру җыелышында катнашучылар беренче чираттагы бурычлар, шул исәптән намуслы җитештерүчеләр исемлеген булдыру, МХО ихтыяҗлары өчен транспорт һәм биналарны куллану мәсьәләләрен юнәлдерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Киңәйтелгән составтагы чираттагы утырышны катнашучылар февральдә уздырырга ниятләделәр.
«Без вакыты-вакыты белән очрашырбыз дип килештек. Координация советының киләсе утырышына чакырыгыз, уртак җиңүебез өчен тагын нәрсә эшләргә, нәрсә белән ярдәм итәргә икәнлеге турында фикер алышыйк. Хәерле юллар! Ярдәм вакытында килеп җитсен, ә егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Башкарган эшегез өчен рәхмәт сезгә», – дип рәхмәт белдерде шәһәр башлыгы.