Россиянең транспорт министры Казан метросында йөреп кайтты
(KZN.RU, 10-нчы июль). Бүген эшлекле сәфәр кысаларында Татарстанга РФ транспорт министры Максим Соколов килде. “Казан” халыкара аэропортында РФ Транспорт министрлыгы башлыгын һәм РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкилен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Килеп җитүгә, Максим Соколов Казан аэропортына ясала торган реконструкциянең барышы белән танышты. Төзелә торган 1А терминалында РФ транспорт министрына аэропортта кулланылачак куркынычсызлык системасын күрсәттеләр.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин яңа терминалны төзеп, иске №1 терминалын реконструкцияләгәннән соң, аэропортның үткәрүчәнлеге елына 2,5 милилон пассажирга кадәр җитәчәген хәбәр итте.
Шулай ук Максим Соколовка Казаннан аэропортка интермодаль күчерүләрне оештыру проекты тәкъдим ителде. Подрядчыларның вәкилләре сүзләренчә, инде 11 миллиард сумның 60 проценты үзләштерелгән, эшләр бөтен җирдә бара. 11 км тимер юл саласы калган.
Яңа юнәлештә хәрәкәтне ачу 2012 елның декабрендә планлаштырыла.
Төзелә торган Җиңү проспекты – Зорге урамы чишелешендә Россия транспорт министрына Универсиадага әзерләнү кысаларында шәһәрнең урам-юл челтәрен реконструкцияләү барышы турында хәбәр иттеләр.
“Җиңү проспекты” метро станциясендә министрга Казан метрополитенының куркынычсызлык системасын тәкъдим иттеләр. Кунаклар перронда терминал ярдәмендә оператор белән элемтәгә чыктылар.
Максим Соколов, Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов метро белән “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр бардылар. Соңыннан алар ТР Хөкүмәт Йортына киттеләр, анда транспорт куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә була, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
ТР Хөкүмәте порталыннан фоторепортаж
ТР Хөкүмәте порталыннан видеорепортаж