(KZN.RU, 9-нчы июль). Сентябрь аена кадәр Казанда ишегалды спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен 100-ләп яңа мәйданчык барлыкка киләчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы узган атна өч эре һәм төрле пландагы чара белән тәмамлануы хакында искә төшерде. Шуларның беренчесе – 2013 елгы Универсиадага кадәр вакытны санауга старт бирү. “Бүген Бөтендөнья студентлар уеннарына кадәр 362 көн калып бара. Вакыт тиз уза”, - диде И.Метшин. Район күләмендә 2 әһәмиятле чара – чираттагы “Спорт-хаус” ишегалды спорт клубының ачылуы һәм Казан Мэры Кубогына Россия күләмендәге ишегалды спорт төрләре буенча “MIK Street Workout” ачык турнир үткәрелүе. Исегезгә төшерәбез, ике көнлек ярышлар Сыртланова урамындагы скверда узды.
Илсур Метшин ишегалды спорт төрләре буенча турнирның яшь спортчылары инициативасы нигезендә оештырылуын билгеләде. Мондый рухтагы мәйданчыкта шөгыльләнергә теләүчеләр аз түгел, дип белдерде шәһәр башлыгы. “Иң ошаганы – спортчыларга карап, йөзләгән сабыйның турникта күтәрелеп карый башлавы, - дип билгеләде Казан Мэры – мондый турнирларны даими рәвештә үткәрербез дип уйлыйм”.
“Мондый мәйданнар шәһәребезнең һәр районында булырга тиеш дип уйлыйм”, - дип дәвам итте И.Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, мәйданнарны төзекләндерү эшләренә гадәттән тыш зур акча кирәкми.
Әмма шул ук вакытта барлык теләүчеләр дә спорт белән шөгыльләнә алачак: профессионаллар Универсиада объектларында һәм спорт мәктәпләрендә, яшәү урыннарына карап, һәркем өчен уңайлы булган бәяләр буенча спорт белән шөгыльләнү “Спорт-хаус”ларда мөмкин, ә торак йортлар ишегалларындагы спорт мәйданнарында спортлы яшәү рәвеше алып бару, гомумән, бушлай була.
Илсур Метшин район башлыкларына июль дәвамында спорт мәйданнарының урнашу урыны турындагы тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Турник һәм борысларда Казан халкы сентябрьдә шөгыльләнә алачак дип планлаштырыла.