(KZN.RU, 11-нче июль). Бүген Казанның Идел буе районында иң иске шәһәр скверларының берсен төзекләндереп ачуга бәйле Сыртланова урамында “Җәйнең тылсымлы симфониясе” дип аталган бәйрәм узды.
“Күптән түгел генә без бу скверны төзекләндерергә, аңа тормыш сулышы өрергә вәгъдә бирдек, сүзне үти алуыбызга шатмын”, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм катнашучыларына һәм кунакларына Казан Мэры Илсур Метшин.
Бәйрәмгә әлеге микрорайонның 1,5 мең халкы җыелган иде – нигездә, әти-әниләре белән килгән балалар. Алар өчен кызыклы бәйгеләр, спорт ярышлары, җирле иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерттан торган программа әзерләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез, балалар паркын төзекләндерергә Казан Мэры Илсур Метшин бу елның апрель башында Вахитов һәм Идел буе районнары халкы белән очрашу дәвамында шулай дип белдерде, ә май ахырында ул әлеге урында сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары белән проект хакында фикер алышты.
Паркны төзекләндерү кысаларында яңа кече архитектура формалары, ял өчен эскәмияләр урнаштырылды, газон һәм чәчәк түтәлләре утыртылды, ясалма капламы булган футбол һәм стритбол кырлары төзекләндерелде, гамәлдәге юлларга капиталь ремонт ясалды һәм яңа сукмаклар челтәре булдырылды, 13 яктырту мачтасы монтажланды, аерым игътибар балалар шәһәрчегенең сәнгати бизәлешенә бирелде. Шуны да әйтергә кирәк, төзекләндерү эшләре барышында сквер видеокүзәтү камералары һәм Wi-Fi белән җиһазландырылды.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада нәкъ монда – яңа күп функцияле спорт мәйданында спортның ишегалды төрләре буенча “MIK Street Workout” Россиякүләм турниры узды. Аңарда Россиянең иң яхшы 200 спортчысы катнашты.
Парк буенча кызыклы экскурсияне Казан Мэрына әлеге районда яшәүче Адилә һәм Артур үткәрде. Алар Мэрга яшь турникменнар шөгыльләнеп өлгергән күп функцияле мәйданчыкны күрсәттеләр. Мэр балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты, соңгылары исә шәһәр хакимиятенә искиткеч бүләк – яңартылган парк өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Илсур Метшин ясалма катламы булган футбол кырын карады. Биредә яшьфутболчыларның тренировкасы бара иде. Мэрга үз формасын һәм әзерлеген күрсәткән команда әгъзалары иң яхшы бомбардирны сайлады. Дуслар ярышларында булырга тиешлечә, дуслык җиңде. Шәһәр башлыгы иң яхшы һөҗүмчеләргә үз автографы белән футбол туплары бүләк итте.
Тагын бер футбол тубын Мэр бер ай элек күчмә киңәшмә барышында танышкан 5 яшьлек Глебка бүләк итте. “Глеб, шигырь өйрән”, - диде аңа ул вакытта Мэр һәм бүләккә чын футбол тубы вәгъдә итте. Ике як та сүзендә торды – Глеб шигырь өйрәнеп килгән, һәм аны бәйрәмдә сөйләп тә бирде, ә шәһәр башлыгы исә аңа туп бүләк итте.
Әлеге чарада Россия буенча 8 июлькөнне бәйрәм ителә торган Гаилә, ярату, тугрылык көне турында да онытмадылар. Илсур Метшин бриллиант туе белән Идиятовлар гаиләсен котлады. Әхмәт Әгъзәм улы һәм Вәгыйзә Әхмәт кызының бергә хезмәт стажы 80 елга тула, ә гаилә тормышы – 60-ка. Мэр юбилярларны колап, истәлекле бүләкләр тапшырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шунысы да игътибарга лаек, Казан Мэрының үзенә дә бүләк тапшырдылар. Аның өчен Идел буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары “Тылсымлы карусель” – балачак, шатлык һәм бәхет символын эшләгәннәр.
Шәһәр башлыгы кабат истәлекле көн – яңа парк ачылуы белән котлады. “Бу скверга яңа тормыш бирү мөмкинлеге булуына шатмын. Без сезнең өчен эшлибез”, - диде И.Метшин, балаларга мөрәҗәгать итеп.
Тантаналы өлеш ахырында күккә шарлар җибәрелде.
Әлеге кадәр паркның рәсми исеме булмаган, җирле халык аны балалар шәһәрчеге дип йөрткән. “Матур исем табып, биредә бәхетле, сәламәт, яратып һәм яратылып яшәячәгегезгә ышанам”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Белешмә
Сыртланова урамындагы скверны булдыру эшләре 1978 елда Казан Идел буе районы Башкарма комитеты инициативасы белән башланган, эшләр 1984 елга кадәр алып барылган. Төзү эшләрен хезмәт отрядлары башкарган. 1997 елда “Горводзеленхоз” скверны капитальремонтлаган, ә “ВСК” ҖЧҖ подрядчы оешмасы асфальт катламын капитальремонтлаган. Паркның мәйданы 45 мең кв.м тәшкил итә.