(KZN.RU, 25-нче июнь). Сабантуй-2012 бәйрәмендә 147 мең казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары катнашты. Җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Татарстан мәркәзендә 2012 елгы Сабантуй Мирный торак массивы янындагы каенлыкта, Аккош күле янындагы урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр торак массивындагы каенлыкта – барлыгы өч мәйданчыкта уздырылды.
“Безнең мәгълүматлар нигезендә бәйрәмдә 147 мең кеше катнашты. Бәйрәм урыннарында хокук тәртибен саклауны 1700 кеше тәэмин итте. Җитди хокук тәртибе бозулар теркәлмәде. Югалган балалар турында 11 гариза килеп иреште, әмма алар барысы да табылды”, - дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә башлыгы Рөстәм Кадыйров.
Үз чиратында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов кешеләр күпләп җыелган урыннарда 7 ашыгыч ярдәм бригадасы эшләве, 8 медицина пункты оештырылганлыгы турында хәбәр итте. Барлыгы 29 мөрәҗәгать теркәлгән, 9 очракта госпитальгә озату кирәк булган.
“Шәхси составка башкарылган эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бәйрәм итүчеләр кәефен бозмыйча җәмәгать тәртибен саклау – җитди хезмәт. Сабантуйны бәйрәм итүдә милли традицияләребез чагылганга барлык оештыручыларга рәхмәт. Ниһаять, яхшы эшләп, матур ял итә белүче казанлыларга һәм кунакларга аерым рәхмәт”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Сабантуй-2012-нең спорт өлешенә килгәндә, казанлылар һәм кунаклар Физик культура һәм спорт комитеты оештырган 14 конкурста актив катнаша алды. Ярышларда катнашучылар юаныч бүләкләре, ә призерлар һәм җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
“Бүрәнә кисү” бәйгесендә 1,25 минут күрсәткече белән беренчелекне Альфред Алиуллин (1959 елгы) яулады. Икенче урынга Илдар Закиров (1978 елгы) чыкты – 1,33 мин., өченчедә - Рәфыйк Вәлиуллин (1959 елгы) – 1,43мин. Хатын-кызлар арасында абсолют җиңүче дип Разия Әхмәдуллина (1984 елгы) табылды, ул бүрәнәне 1,43 минутта кисте.
Герләр спорты ярышларында катнашучыларга чиратлап 16, 24 һәм 32 кг авырлыктагы герләрне күтәрергә туры килде. Күнегүләрне башкаруга барлыгы 10 минут бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1-нче урынга Искәндәр Измайлов (Лаеш районы), 2-нче урынга Тимур Фәттахов (Казан), 3-нче урынга Фәсһат Гарипов (Казан) чыкты.
“Баганага менү” конкурсында 20-дән артык кеше катнашты.
1-нче урын – И.Фәтхуллин (Казан)
2-нче урын – Н.Хазиев (Сулеево авылы)
3-нче урын – Д.Хафизов (Балтач районы)
Гадәттәгечә Сабантуйның иң кызыклы күренешләрнең берсе – милли көрәш. Быел әлеге бәйгедә 100-дән артык батыр катнашты. Ярышта 5 төрле авырлык категориясендә егетләр, олылар һәм ветераннар катнашты.
Җиңүчеләр:
Авырлыгы 60 кг кадәр егетләр арасында:
1-нче урын – Илдар Закиров (Казан)
2-нче урын – Алмаз Миникузин (Сарман районы)
3-нче урын – Рәмис Миндуев (Әлки районы)
Авырлыгы 65 кг кадәр булганнар арасында:
1-нче урын – Фидаил Зибачев (Казан)
2-нче урын – Алмаз Мөхәммәдиев (Алабуга)
3-нче урын – Илсур Җамалетдинов (Казан)
70 кг кадәр булган егетләр арасында:
1-нче урын – Фирдүс Гыйлемханов (Балык Бистәсе районы)
2-нче урын – Алмаз Хафизов (Әлки районы)
3-нче урын – Адель Хәйруллин (Казан)
80 кг кадәр булган егетләр арасында:
1-нче урын – Булат Әхмәдиев (Казан)
2-нче урын – Самат Гыймадиев (Казан)
3-нче урын – Фердинанд Баһазов (Казан)
80 кг артык булган ир-атлар арасында:
1-нче урын – Илназ Абдуллин (Казан)
2-нче урын – Булат Мусин (Яңа Чишмә)
3-нче урын – Илһам Гыйсмиев (Казан)
65 кг булган ир-атлар арасында:
1-нче урын – Рәмис Саматов (Казан)
2-нче урын – Руслан Нургалиев (Актаныш)
3-нче урын – Рузил Ганиев (Әлки районы)
75 килограммдагылар арасында:
1-нче урын – Илнар Ганиев (Тукай районы)
2-нче урын – Радик Шакиров (Казан)
3-нче урын – Максим Степанов (Мамадыш)
Авырлыклары 85 кг булган ир-атлар арасында:
1-нче урын – Марат Нәҗмиев (Казан)
2-нче урын – Илнур Камалов (Казан)
3-нче урын – Максим Степанов (Мамадыш)
100 кг булган ир-атлар арасында:
1-нче урын – Марат Нәҗмиев (Казан)
2-нче урын – Илнур Камалов (Казан)
3-нче урын – Максим Степанов (Мамадыш)
Авырлыклары 100 кг артык булган ир-атлар арасында:
1-нче урын – Ильяс Галимов (Әлмәт)
2-нче урын – Рамил Корбанов (Казан)
3-нче урын – Рөстәм Мухамов (Казан)
Ветераннар арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1-нче урын – Ранит Фәйзуллин (Яр Чаллы)
2-нче урын – Таһир Гайфиев (Балык Бистәсе пос.)
3-нче урын – Ислам Сәхимов (Питрәч районы).
Төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнгәч, ир-атлар 2012 елгы Сабантуйның абсолют батырын ачыклады. Ул Әлмәттән килгән Ильяс Галимов булды. Традиция буенча абсолют батырга бәрән һәм “Лада-Калина” автомобиле бүләк ителде.