(KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген Казанда татар милли бәйрәмен – Сабан туен бәйрәм итәләр. Мирный поселогындагы Каенлыкта урнашкан “Сабантуй-2012” үзәк мәйданчыгында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин булып кайттылар.
“Кыр эшләре ахырына якынлашуга җөмһүриятебезнең һәр районында Сабан туен бәйрәм итәбез. Россиянең 54 регионы, 22 ил әлеге бәйрәмне билгеләп уза”, - дип белдерде ТР Президенты, Мирный поселогындагы Каенлык кунакларын сәламләп. “Сабантуй – халкыбызның иң яраткан бәйрәме, һәркайсыбыз өчен булган бәйрәм”, - дип өстәде республика башлыгы һәм барысына сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.
Үзәк мәйдан сәхнәсе каршында иртән спорт ярышлары башланып китте: егетләр һәм ир-атлар көрәштә катнашты, үз көченә ышанган егетләр 24 м биеклектәге шома баганага менергә тырыштылар. Сәхнәдә Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева һәм татар “Йолдызлар фабрикасы” шәкертләре чыгыш ясады.
Каенлыктагы Сабан туеның традицион күреге – ачык һавада оештырылган, республикабыз халыкларының көнкүрешен һәм гадәтләрен сурәтләгән “Милли йорт” экспозициясе. Быел үз экспозицияләрен биредә җөмһүриятебезнең Буа, Саба, Арча, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Биектау районнары тәкъдим итте. “Милли йортлар республикабыз халыкларының дуслыгын тасвирлый, Сабантуй берләштерә”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук казанлыларны иң яраткан һәм көтелгән Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде. “Халыкта икмәк булса, җыр да була, диләр. Республикабыз кырларында кояш та, яңгыр да булды, Алла бирса икмәк тә булыр”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Үзәк мәйдандагы бәйрәм “Казан – хыял йолдызлыгы” театраль прологыннан башланып китте. Бәйрәм прологы һәм бөтен күренешнең төп темасы - “тормыш агачы” темасы булды. Театраль күренеш дәвамында Сабантуй бәйрәме республикабызның авыл һәм аграр районнары өчен хас булган сабан бәйрәменнән тыш, ә дин һәм милләт ягыннан аермалыклары булмаган, казанлылар һәм кунаклар өчен бәйрәм буларак тәкъдим ителде.
Сәхнәдә Сабан туе кунаклары шәһәрне күп төрлелегендә күрә алдылар: “Шигъри Казан!”, “Кунакчыл Казан”, “Казан – мәхәббәт шәһәре”, “Казан – шатлык һәм алачак шәһәре!”, “Күпмилләтле Казан” һәм “Казан – хыял йолдызлыгы”. Шулай итеп, мисалга, Татарстан башкаласының кунакчыллыгы хакында “Казан” бию ансамбле күрсәтте. Казанның талантлар шәһәре икәнлегенә “Шарм” шоу-театры, “Тургай” вокал ансамбле, шулай ук брейкерлар һәм акробатлар ышандырды.
Бәйрәм прологында шулай ук ТР Дәүләт Фольклор музыка ансамбле, “Казан” муниципаль бию ансамбле, “Тургай” вокал ансамбле, “Шарм” шоу театры, “All Stars” ансамбле, “Dance – Life” һәм “Mix – Style” бию төркемнәре, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнаштылар.
Пролог тәмамлануга мәйданда милли спорт ярышлары башланды. Исегезгә төшерәбез, Мирныйдагы үзәк мәйданнан тыш, Сабантуй Аккош күле урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр поселогындагы каенлыкта уза.