(KZN.RU, 26-нчы июнь). Иртәгә Казанда автомобильләрне вакытлыча калдыру урыны ачылачак. Ачылу алдыннан “Горки” метро станциясендә автостоянканы Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты. Шәһәр башлыгын Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Метроэлектротранс” МУП җитәкчесе Әсфан Галәвов, Транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков, “Җир асты транспорт корылмалары төзү дирекциясе” МУП директоры Анатолий Церцеил һәм “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов озата йөрделәр.
“Горки” метро станциясендәге парковкага 200 машина сыя. Буш урыннар саны турындагы мәгълүмат керү урынында булган махсус мәгълүмати таблода күрсәтелеп торачак. Стоянкадан туп-туры метро станциясенә узып була.
Парковкадагы барлык төзү эшләре ахырына якынлашкан. Видеокүзәтү һәм үткәрү режимы системалары эшли. Стоянкага автоматлаштырылган узу системасы уңайлылыгын Илсур Метшинга да күрсәттеләр. Парковка территориясенә эләгү өчен керү урыны янындагы стойкага килеп, кнопкага басарга кирәк, моннан соң автомат палстик карта бирә. Чыккан вакытта исә әлеге карточка буенча түлисең. Транспорт карталары ияләре парковкага шулар буенча уза алачак.
“Парковкадан куллану сәгатенә 20 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, кеше машинасын 12 сәгатькә калдырган очракта аңа 80 сум, тәүлеккә - 160 сум түләргә кирәк булачак”, - дип хәбәр итте Казан шәһәре Мэрына “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфан Галәвов.
“Беренче вакытта ихтыяҗ аның кадәр зур булмас, чөнки мондый типтагы паркрвкалар безнең өчен яңалык. Әмма аларның Казан өчен норма булыр вакыты алда. Бөтен дөньяда автомобильләрне вакытлыча калдыру урыннары шактый популяр. Машиңны калдырып, метрода шәһәрне 15 минутта әйләнеп чыгу, эшләрне тәмамлап, машинаңда китә алу шактый уңайлы”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, автомобильне вакытлыча калдыру урынының беренчесе узган елны “Кремль” метро станциясендә ачылды. Анда 57 автомобильсыя. Хәзерге вакытта “Заводская” эш атамасы белән булган метро станциясендә 192 машина урынына исәпләнгән, шулай ук “Тукай мәйданы” станциясендә 34 машина урынына исәпләнгән парковканы төзү эшләре дәвам итә.