(KZN.RU, 22-нче июнь). Август аена кадәр Киров районы администрациясенең элеккеге бинасында капиталь ремонт эшләре ахырына якынлашачак һәм бирегә 4-нче номерлы балалар поликлиникасы күченә алачак. Бу хакта бүген төзү эшләре барышын тикшергән Казан Мэры Илсур Метшинга шулай дип хәбәр иттеләр.
Лукницкий урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан бинаның балалар поликлиникасы өчен тапшырылуы хакындагы карар узган елны Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләрен берләштергәннән соң кабул ителде.
“Бу бинаны балалар учреждениесенә бирү турындагы карарның дөрес икәненә инандык инде. 1936 елдан башлап, 30 ел дәвамында бу урында поликлиника булган, соңрак аның урынында администрация бинасы салынган. Тарихи гаделлек җиңде”, - дип билгеләде бүген Илсур Метшин.
Ремонт тәмамланып, бинаны медицина җиһазлары белән тәэмин иткәч бирегә Деловая, 2 адресында урнашкан балалар поликлиникасы һәм Слободская, 25 адресы буенча урнашкан дәвалау-диагностика бүлеге – 2 филиал күчә. Моннан тыш ренгент кабинеты өчен өстәмә янкорма салына.
4-нче номерлы поликлиника яңа бинасының гомуми мәйданы 2200 кв.м тәшкил итәчәк, бу исә санитария норма таләпләренә җавап бирә. Медицина ярдәме 9 мең балага күрсәтеләчәк.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, якындагы йортларда яшәүчеләр эш барышы, объектны тапшыру вакыты белән даими кызыксынып тора. Илсур Метшин халык фикереннән кала биредә эшләячәк педиатрлар теләкләрен дә исәпкә алу кирәклеген билгеләде.
“Реконструкция эшләренә шәһәр 40 млн сум, ә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы кирәкле җиһазлар сатып алу өчен тагын 30 млн бүлеп бирә дип сөйләштек. Бу өлкәдә эшләребез ни хәлдә?”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин төзүчеләргә.
Шәһәр башлыгын ремонтка бүленеп бирелгән акчаны үзләштерү билгеләнгән вакыт нигезендә баруына ышандырдылар. Җиһазлауга килгәндә, ул инде сатып алынган һәм урнаштыруга әзер хәлдә. Август ахырына барлык эшләр ахырына якынлашыр дип планлаштырыла.
“Әйдәгез барлык төзү эшләрен 15 августка тәмамларга тырышыйк, 10 көн дәвамында җиһазларны әзерләп, Шәһәр көненә балаларыбызга лаеклы бүләк ясыйбыз”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.