(KZN.RU, 19-нчы июнь.) Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә спорт объектын йөреп чыкты.
Республика башлыгын ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата барды.
Татарстан Президенты Олег Кошевой урамындагы “Триумф” спорт комплексында, Чистай урамында “Олимп” ябык бассейнында, Кол Гали урамында “Акчарлак” ябык бассейнында, Җиңү проспектында “Буревестник” ябык бассейнында, Актай урамында “Бустан” спорткомплексында, Яшел урамда “Төзүче” спорткомплексында һәм Мәскәү урамында “Мәскәү” спорткомплексында булды. Бу барлык корылмалар 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында төзелде һәм хәзерге вакытта актив рәвештә эксплуатацияләнә.
Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе спорт комплексларының техник бүлмәләрен йөреп чыкты, җайланмаларны карады, файдалана торган оешма җитәкчеләренең булган проблемалар турында хәбәрләрен тыңлады, файдалану вакытында табылган төзелеш җитешсезлекләре белән кызыксынды. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле үз кисәтүләрен белдерде.
Татарстан башлыгы спорт корылмаларын төзүче подрядчы оешмаларга бөтен әйтелгән җитешсезлекләрне, барлык тиешле инженерия чишелешләрен объектлар проектларын ясаучылар белән килешеп, ачыкланган җитешсезекләрне бетерү эшен йөкләде, дип хәбәр итә ТР Преидентының матбугат хезмәте.