(KZN.RU, 18-нче июнь). Татарстан башкаласында капиталь ремонт эшләре 26 йортта тәмамланган. Агымдагы елның программа үтәлеше күләме 68% тәшкил итә, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе барышында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Узган ел белән чагыштырганда башкарылган эшләрнең күләме шактый югарырак булуын билгеләде ул. Шулай итеп, 2011 елның 15 июнь көненә эшләрнең 55% башкарылган, 3 йорт куллануга тапшырылган булган. Быел 1 миллиард 311 миллион сумга 202 торак йорт ремонтлана. Чагыштыру өчен, узган елны капиталь ремонт 1 миллиард 195 миллион сумга 261 йортта ясалган.
“Быелгы программа бүленеп бирелгән акча ягыннан да, эш күләме ягыннан да узган елныкыннан бик аерылмый. Шуңа карамастан, җайланган оештыру эше, подрядчы оешмаларны дөрес сайлау аркасында эшләр вакытыннан алда бара”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Программага кергән барлык йортларда ремонт эшләре бара. Әлеге эш белән 30 подрядчы оешма мәшгуль. “Алар барысы да узган ел эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, квалификацияле комиссия тарафыннан сайланып алынды”, - дип билгеләде профильле комитет рәисе. Узган елда капремонт эшләрен 41 подрядчы оешма башкарды. Подрядчылар санының кимүе компанияләрнең елдан ел камилләшә баруы, эшне тизрәк һәм сыйфатлырак башкаруына бәйле. “Хәзерге вакытта подрядчыларга аванс бирелде, алар башкарылган эшләргә акт әзерли”, - дип аңлатты И.Гыйниятуллин.
ТКХ комитет белгечләре шәһәр җитәкчелеге һәм депутатлар белән бергәләп объектларга чыгып, башкарылган эш сыйфатын тикшерәләр. Бүгенге көндә халыкның подрядчыларга карата кисәтүләре юк дәрәҗәсендә, ә булган очракта алар оператив рәвештә бетерелеп бара.
“Йортларны капиталь ремонтлау – авыр эшләрнең берсе. Кешеләрнең бер өлеше ялда, кемдер – бакчада, икенчеләре әле генә ремонт ясаган. Шуңа карамастан, барлык подрядчылар проблемаларны хәл итеп килә, үз эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Программа кысаларында Казанның 76 йортында 265 лифт алмаштырылачак. Бүгенге көнне 100 лифт тапшырылган, бу исә гомуми күләмнән 38% тәшкил итә. Моннан тыш, күп фатирлы йортларда лифтлар алмаштыру республика программасы аркасында бу елны Казанда өстәмә рәвештә 352 млн сумга 61 йортта 221 лифт алмаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итте докладны әзерләүче.
Шәһәрнең барлык районнары, подрядчы оешмалар график нигезендә эшли. Беренче чиратта сезон эшләре башкарыла: фасадларны ремонтлау, түбә һәм җылыту системаларын алмаштыру. Казан Мэры йөкләмәсе буенча капиталь ремонт программасы эшләренең төп өлеше 30 августка тәмамланачак.
Шуны әйтергә кирәк, капиталь ремонт эшләре алып барылган һәр йортта подрядчы оешма җитәкчесе, идарәче компания телефоннары күрсәтелгән баннер урнаштырылган. Сорау яисә претензия барлыкка килгән очракта халык күрсәтелгән телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук район оешмасына, ТКХ комитетына яисә Казан Мэриясенең Интернет аша кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итеп була.
“Узган елны ремонт эшләре беренче тапкыр график нигезендә алып барылды. Бу юлысы без вакытыннан алда эшләп барабыз һәм 30 августка эшне тәмамларбыз”, - дип ышанычын белдерде шәһәр башлыгы.