(KZN.RU, 17-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин Казанда күпкатлы паркинглар төзелеше барышы белән танышты. Аның фикеренчә, паркинглар шәһәрнең тарихи өлешендә транспорт хәлен беркүпме җиңеләйтергә тиеш.
Иң элек шәһәр башлыгы Островский урамы буенча 200 машинага исәпләнгән күпкатлы паркингта булды. Биредә төзүчеләр тарафыннан шактый эшләнгән, агымдагы елның җәендә бу паркинг ачылыр дип көтелә.
“Бу иң кирәкле паркингларның берсе. Якында метро станцияләре, кибетләр, рестораннар, “Баскет-холл”. Кешеләр бу районга ял итәргә килә, машинаны кая калдырырга дигән сорау борчымаячак аларны”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, биредә төп моментларның берсе әлеге паркингның тәүлегенә 24 сәгать эшләячәгендә. Парковкадагы урыннарның бер өлеше якында урнашкан оешмалар хезмәткәрләренә биреләчәк, урыннарның 70%-ы – калган автомобильчеләргә, бу исә, якындагы урамнарны юл кырыенда калдырылган машиналардан бушатачак.
Профсоюз урамының Астрономия (300 урын) һәм Кави Нәҗми (275 урын) урамнары белән киселешендәге парковка комплексы шулай ук кирәкле. Профсоюз-К.Нәҗми урамнары киселешендәге паркингның әзерлеге азрак дәрәҗәдә. Илсур Метшинга бу - җир эшләре стадиясендә барлыкка килгән авырлыкларга бәйле дип аңлаттылар. Шуңа карамастан, хәзерге вакытта барлык проблемалар хәл ителгән, ел ахырына кадәр паркингны куллануга тапшырырга планлаштыралар.
“Профсоюз урамындагы яңа парковка урыннарын ноябрь аена кадәр оештырырга кирәк. Шул ук вакытка Ленин күперен тапшыру да каралган, шуңа өстәп, Профсоюз урамына чыгу урыны белән Тихомирнов урамы буенча төзү эшләрен тәмамлыйбыз. Шулай итеп, шәһәр үзәгендә Уң һәм Сул Болак урамнарыннан әһәмияте буенча кимрәк булмаган магистраль барлыкка киләчәк. Киртәсез хәрәкәт оештыру өчен хәзерге вакытта урамны юл буйлап калдырылган транспорттан бушатырга кирәк”, - дип билгеләде Казан Мэры.
“Агымдагы елның июль аеннан яңа закон үз көченә керә, аның нигезендә ярамаган урында калдырылган машина өчен штраф 1500 сумга кадәр арттырылачак. Безнең принципиаль позициябез – тиешле шартлар тудырылмаган урыннарда машина калдыруны тыйган юл билгеләрен урнаштыра алмыйбыз. Шуңа күрә, быел паркинглар төзелешен тәмамларга кирәк. Эш темплары яхшы. Хәзер җәй сезонын яхшы итеп башкарып чыгарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, күпкатлы паркинглар түбәндәге адреслар буенча төзелә: Мәскәү һәм Г.Камал урамнары киселеше, Сукно урамы (квартал Б), Подлужная урамы (“Казан” милли-мәдәни үзәге янында), Чистай урамы, Беломосркая һәм Челюскин урамнары киселеше, вокзал янындагы мәйдан, Оренбург тракты, Большая Красная һәм Карл Фукс урамнары киселешендә. Ел башында Батурин урамында, Казан Башкарма комитеты янындагы паркинг куллануга тапшырылды.