(KZN.RU, 16-нчы апрель). “Брэнд года/Effie 2011” конкурсында җиңү Россия һәм чит ил туристларының Казанга агымын арттырачак, ә ТР башкаласында 2 миллионынчы турист турындагы хыял тормышка ашачак, дигән өметен белдерде бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
12 апрель көнне Мәскәүдә брэндтөзү өлкәсендә уңышлы проектларны билгели торган, ел саен үткәрелгән “Брэнд года” бүләкләү тантанасы булып узды. Татарстан башкаласы “Казан – Россиянең спорт башкаласы” брэндлар конкурсында тәкъдим ителде һәм абруйлы казыйлар фикеренчә Гран-прига лаек дип табылган.
Илсур Метшин Казанның әлеге премияне “Ё-мобиль”, “Кока-кола” кебек иң танылган компанияләрнең борын төбеннән “тартып” алганлыгын игълан итте. “Яшь спортчының көтмәгәндәге уңышы – мондый очракларда шулай диләр. Үзебезнең брэндыбызны – Казан шәһәрен – ничәнче ел инде алга этәрәбез, Россия һәм халыкара базарларында таныла торган итү өчен тырышабыз. Инде 2013 елда 2 миллионынчы туристны кабул итәчәкбез”, - ди шәһәр башлыгы. Гран-прины мөнбәргә Казан исеменнән чыгып алган шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев, “Ел брэнды” конкурсы тарихына Казан тантаналы итеп бәреп керде: беренче тапкыр компания, продукт яки хезмәт күрсәтү өлкәсе түгел, ә тулы бер шәһәр премия тарихында брэнд булып танылды, дип билгеләп үтте.
Казанга килгәндә, әлеге проект казыйлар тарафыннан югары бәя алган. 2011 елда шәһәрдә шактый чара үткәрелде: балалар өчен спорт белеме бирү программаларыннан алып дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт объектлары төзү, унлап дөньякүләм турнирлары үткәрү, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә кадәр.