(KZN.RU, 2-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Павлюхин урамы, 114 адресы буенча урнашкан торак йортта капиталь ремонт барышын тикшерде. Бу йорт 1962 елда төзелгән, шул вакыттан бирле монда агымдагы ремонт кына үткәрелгән. Илсур Метшинга Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, Павлюхин ур., 114 йортта капиталь ремонт программасына кертелгән барлык эшләр үткәрү каралган. Аерым алганда, фатирларда канализация, су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын алмаштыралар. Подъездлар, керү төркемнәре, түбә һәм фасадларга ремонт ясалачак. Тулаем алганда, бүгенге көндә эшләр 45%-ка башкарылган. “Бездә әлеге җитди эшләр башкарылуы сөендерә. Егетләр чиста эшли”, - дип сөйләделәр фатирларның берсендә Казан Мэрына.
Илсур Метшинга фасадны ясауның берничә вариантын тәкъдим иттеләр.Таштан салуга охшаш плитка белән каплау варианты сайланды. Вакыт үтү белән буяу табигать шартлары, климат үзгәрешләре тәэсирендә кибеп коелганга күрә, әлеге ысул гади буяуга караганда кулайрак табылды.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елга Казанның торак фондын капитальремонтлау программасына 200 йорт кертелгән. Финанслауның гомуми суммасы 1,3 миллиард сум тәшкил итә. 2011 елда Казанда 1 млр 195 миллион сумга 261 йорт ремонтланды. 2011 ел капиталь ремонт программасы апрельаенда башланды һәм октябрьдә тәмамланды.
4 ел эчендә Казанда капиталь ремонт адреслы программасы буенча 1185 йорт төзекләндерелгән. Әлеге максатларга төрле чыганаклардан 7 миллиард сум җәлеп ителгән (шул исәптән ТКХ реформалаштыру фондыннан – 2,8 млрд сум, ТР бюджетыннан – 2,1 млрд сум, Казан бюджетыннан – 1,1 млрд сум һәм 1 млрд сум- милекчеләр акчасыннан).