(KZN.RU, 16-нчы апрель). Иске Татар бистәсен торгызу тулы бер архитектура ансамбльләрен формалаштыру принцибы буенча булдырылачак. Бу хакта Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә “Иске шәһәр” территориясе префекты Линар Закиров хәбәр итте.
Бу елда, префект сүзләренә караганда, аерым алынган объектларны торгызудан комплексы эшкә күчәргә кирәк. Бердәм ансамбльдә Иске Татар бистәсенең беренче линиясе – Шиһабетдин Мәрҗани урамы төзекләндереләчәк. Кызганычка каршы, озакка сузылган кыш күп милекчеләрнең планын тоткарлады, меңъеллык Казан өчен әһәмиятле булган территориядә торгызу һәм төзекләндерү эшләре бу атнада башлана, дип ышандырды Л.Закиров.
“Сүзләрдән эшкә күчәргә вакыт”, - дип белдерде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Префектура җитәкчесе Иске Татар бистәсенең төп объектларында эшләр торышы турында хәбәр итте. Шулай итеп, Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 4-нче номерлы йортны төзекләндерү проекты (мәдәни әһәмияткә ия булган объект, милекчесе – “Симург” ҖЧҖ) килешүгә тапшырылган.
Мәрҗани урамындагы 3 гаилә яшәгән 6-нчы номерлы йорт үз инвесторын тапты, якын арада милекче бу урында “Иске Татар бистәсе” ике катлы кунакханә комплексын төзүгә керешәчәк.
8-нче номерлы йортта (җирле әһәмияткә ия булган һәйкәл, сәүдәгәр Сабитовлар йорты) 12 гаилә яши. Алар барысы да Һади Такташ урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортка күченәчәк. Инвестор татар көнкүреше, һөнәри остаханәләр музее һәм ресторан ачырга планлаштыра. Хәзерге вакытта проект җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгына тикшерү өчен тапшырылган.
Мәрҗани урамындагы тагын бер уникаль объект – 40/1 номерлы йорт – Әхмәт бай йорты – килешү стадиясендә. Бу йортта законсыз рәвештә 12 гаилә яшәгән, хәзер аларны күчерү буенча эшләр тәмамланып килә.
Сафьян урамы буенча 3 һәм 5 номерлы йортлар – республикакүләм әһәмияткә ия булган сәүдәгәр Апанаевларның төп йорты һәм флигель торгызылачак.
Агач архитектура объектларын торгызу эшен Каюм Насыйри урамыннан башлыйлар: Исәнбаевлар йорты (33-нче номерлы йорт), Апанай мәчете янындагы торак йортлар (31-нче номерлы йорт), шулай ук татар галиме һәм мәгърифәтчесе яшәгән йорт (10-нчы номерлы йорт). “Бу объектлар сакланган фотолар буенча төзекләндереләчәк һәм беренчел күренешләренә кайтарылачак. Кышын басмаларны әзерләделәр, якын арада реставрация эшләре башланачак”, - дип хәбәр итте Л.Закиров.
Казанның Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете карамагындагы участокта (Каюм Насыйри урамы, 24 һәм 26 йортлар) кунакханә һәм зиярәт кылу үзәге урыны төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләр башланган, төзелеш материаллары китерелгән, территорияне әзерләү эшләре бара.
Быел язын Казанның тарихи үзәген тәртипкә китерү һәм торгызу буенча шәһәрнең иске өлешендә ураншкан 200 объектта эшкә старт биреләчәк. Бүгенге көндә
тарихи үзәктәге 321 объект буенча милекчеләр белән 433 килешү төзелгән. 99 бина капиталь һәм агымдагы ремонт исемлегенә кертелгән, 40 объект мәдәни мирас объекты булып тора.
p