Казан Мэры шәһәр әлеге форматны алга таба үстерәчәк дигән ышанычын белдерде.
(KZN.RU, 11-нче апрель). Бүген Казанның Яңа Савин районында реконструкциядән соң беренче күп функцияле шәһәр китапханәсе ачылды. Яңа форматтагы китапханәдә бүген Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайтты. Шәһәр башлыгына учреждениеның барлык бүлек-модульләре буенча экскурсия үткәрделәр.
45-нче номерлы филиал – балалар китапханәсендә традицион абонемент һәм уку залларыннан тыш периодика басмалары, интернет-үзәк, “Говорушечка” сабыйлар мәктәбе, әдәби кафе, балалар китабы театры, шулай ук төбәкне өйрәнү музее бар. Китапханә штрих-код системасы белән җиһазландырылган һәм шәһәр китапханәләрендә булган басмалар бердәм электрон каталогының белешмәләр базасына тоташтырылган.
Моннан тыш, хәзер китапханә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлы: “Доступная среда на 2011-1015 годы” программасы кысаларында бинада пандус, 2 югарылыктагы тоткычлар ясалган, бәдрәф бүлмәсе төзекләндерелгән, начар ишеткән һәм начар күргән балалар өчен аппаратура урнаштырылган. Китапханәне модернизацияләү 2,5 млн сумга чыккан, әлеге проектка акча республиканың китапханә эшен үстерү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Илсур Метшин информацион технологияләр заманасында китапханәне реконструкцияләү мәсьәләсе сорау астында булганылыгын сөйләде. “Шуңа карамастан, үсеш алган илләрнең тәҗрибәсе китапның компьютер белән чагыштырырга мөмкин түгеллеген раслый. Мәктәп укучылары үзләре үк өйгә караганда, китапханәдә уку уңайлырак һәм кызыграк булуын билгелиләр, шулай итеп, без сайлаган юлның хаклыгын исбатлыйлар”, - дип аңлатты Мэр.
Китапханәнең яшьрәк укучылары кунаклар өчен театраль күренеш әзерләгәннәр, Илсур Метшинга “Иске шәһәрнең яңа әкиятләре” конкурс нәтиҗәләре буенча әзерләнгән китап тиражының пилот экземплярын бүләк иттеләр. Китапта яшь казанлылар иҗат иткән әкиятләр тупланган.
Мэр балаларга һәм әлеге мөһим эштә катнашкан китапханә хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, Яңа Савин районы администрациясенә, Татарстанның Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Кешедә белемгә ихтыяҗ зур, аның нигезендә - китап. Китапханә ишекләре төнгә каршы гына ябылсын, казанлылар бирегә яңа белем тупларга килеп торсын”, - дигән теләкләрен җиткерде шәһәр башлыгы.
Китапханә мөдире Эмма Блохина модернизацияләү барышында китап фондының 52 меңнән 45 меңгә кадәр кимүе, әмма шул ук вакытта сыйфатының шактый артуы турында хәбәр итте. “Иң нәниләр өчен әдәбият – укырга, логик фикерләүгә өйрәтә торган китаплар барлыкка килде – ата-аналарга мондый әдәбият кирәк иде”, - дип ассызыклады ул.
Түбән сыйныфларда белем алучы укучылар өчен китапханәдә сыйныфтан тыш уку дәресләре циклы оештыру планлаштырыла. Атна саен үткәрелә торган дәресләр балада китапка кызыксыну уятачак, укуга, китапханәгә даими рәвештә йөрергә өйрәтәчәк. “Укый торган баланың хәтере һәм сөйләме күпкә яхшырак, күпләр лексиконында булган “чүп” сүзләр булмый”, - диде Эмма Блохина.
Ахырда Казан Мэры әлеге вакыйганың Яңа Савин районы халкы һәм шәһәрлеләр өчен әһәмиятен ассызыклады. “Әлеге формат безгә заманча китапханәнең нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Бу стандартны бөтен Казан буенча таратачакбыз”, - диде Илсур Метшин.