(KZN.RU, 10-нчы апрель). Казан территориясендә рөхсәт ителмәгән чүплекләр узган ел белән чагыштырганда азрак. Бу хакта бүген шәһәр чисталыгын кош биеклегеннән – вертолет кабинасыннан бәяләгән Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
И.Метшин сүзләренә караганда, узган елны рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү буенча башланган масштаблы эш нәтиҗәләре күренә башлады.
Шәһәрне санитар чистарту эше системалы һәм “предметлы”: һәр идарәче компания, торак милекчеләре иптәшлеге, сәнәгать предприятиесе, уку йорты, һәр милекче белән оештырылачагы хәбәр ителде. Чистарту буенча штаб утырышлары шәһәрнең районнарында даими рәвештә уздырылачак. Казан Мэры сүзләренә караганда, бу эшкә ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Территориаль идарә үзәге һәм табигать саклау прокуратурасы белгечләре җәлеп ителәчәк.
Шуны әйтергә кирәк, 2 апрель көнне Казанда шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык старт алды. Ике айлык дәвамында 12 млн.кв. метрдан артык ишегалды территориясе, 19 млн кв.м юл, шулай ук 800 га бакча, парк, сквер һәм башка яшел зоналарны тәртипкә китерү планлаштырыла. Ике айлык кысаларындагы шәһәркүләм җыештыру өмәсе 28 апрель көнне узачак. Моннан тыш шәһәрнең тарихи үзәгендә чираттагы җыештыру-чистарту эшләре үткәрү планлаштырыла.