Казан сәнгать мәктәпләрендә белем алучы укучылар санын кыскартырга ярамый, дип саный Казан Мэры.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Якын арада музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә, үзәкләрендә, төрле түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә белем алучы мәктәп укучыларының электрон рәвештә исәпкә алу пилот проекты тормышка ашырылачак өстәмә белем бирү учреждениеләре билгеле була. Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Проектның максаты – түгәрәкләрдә шөгыльләнә торган балаларның, шулай ук алар йөри торган учреждение яисә секцияләрнең реаль санын билгеләү.
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Азат Абзалов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “һавада эленеп калган” проблема хакында искә төшерде. ТР Министрлар Кабинетының “2014 елга кадәр иҗтимагый инфраструктура, социаль хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин ителүнең социаль гарантияләре дәрәҗәсен билгеләү турында”гы Карары нигезендә балалар сәнгать мәктәпләрендә укучыларның охватын этаплап 12 %-ка кыскарту планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Казанның сәнгать мәктәпләрендә мәктәп яшендә булган 23 мең бала (30%) укый. Республика карары нигезендә сүз 13600 укучыга һәм 800 педагог ставкасын кыскарту турында бара. “30% - Россия буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. “Иҗади үсештән кала, өстәмә белем системасы наркомания, хокук бозу, күзәтүсезлеккә профилактика үткәрү эшендә мөһим инструмент булып тора”, -диде Азат Абзалов.
Якын арада ТР Финанслар министрлыгы һәм Министрлар Кабинеты карамагындагы ТР Икътисади һәм социаль эзләнүләр үзәге катнашында узачак киңәшмәдә барлыкка килгән ситуациядән чыгу юллары хакында фикер алышачаклар. Мәдәният идарәсе әлеге проблеманы хәл итүнең бер вариантын түбәндәгедә күрә: бу – БСМ укучыларының күрсәткечен 30% күрсәткечендә саклап калып, балалар сәнгать мәктәпләрен үстерү буенча республика ведомствоара программасын кабул итү, шулай ук матди базаны үстерү, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү, укытучыларның хезмәт хакын арттыру.
12-процентлы норматив федераль дәрәҗәдә билгеләнгән, әлеге проблема Татарстаннан читтә дә бар. Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, кайбер төбәкләрдә әлеге мәсьәләне муниципаль “надбавка”лар, кайберләрендә – региональ субсидияләр ярдәмендә хәл итәләр.
Идарә фаразларына караганда, тиешле программа кабул ителмәгән очракта, балаларга әлеге хезмәт күрсәтүдә баш тартырга, яисә балаларның бер өлешен хозрасчетлы түләү системасына күчерергә туры киләчәк. Статистика нигезендә, ата-аналарның уртача взносы сәнгать мәктәпләрендә 1161 млрд сум, шул ук вакытта муниципалитет өчен республика нормативы елга бер кешегә 40 мең сум тәшкил итә. Шулай итеп, “нормадан тыш” яшь казанлыларны тәэмин итү бюджетка бер елга 539 млн сумга чыга. “Хозрасчетлы түләү системасы булганда ата-аналар түләве айга 4 млн сумга кадәр үсәргә мөмкин”, - дип хәбәр итте бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы.
Илсур Метшин балалар сәнгать мәктәпләре укучылары контингентын кыскарту буенча тәкъдимне тәнкыйтьләде. Мэр сүзләренә караганда, 13600 баланы өстәмә белем алудан мәхрүм итү – кыргыйлык. Өстәмә белем бирү – баларга салынган талантларны үстерү. “Әлеге системада тәртип урнаштыру – бу икенче мәсьәлә. Дәүләт балаларның фактик йөрешен түләргә тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Сәнгать мәктәпләре идеясен бетерергә ярамый! Безгә креатив, сәләтле балалар кирәк, аның нигезендә – мәктәптән тыш өстәмә белем бирү”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Белешмә:
Казанның өстәмә белем бирү системасында 53 учреждение (шуларның 25-е Мәдәният идарәсенә, 28-е – Мәгариф идарәсе карамагында). Ел саен Мәдәният идарәсе мәктәпләрендә 1500-дән артык концерт һәм күргәзмә уза. 2011 елда 738 бала төре конкурс һәм фестивальләрдә лауреат һәм дипломат исеменә лаек булган, 30-ы стипендиат булган.