(KZN.RU, 9-нчы апрель). Якын арада – коры һәм җылы һава урнашуга ук – юл эшчеләре чокыр ремонты эшен тизләтә алачак һәм юлларны капиталь ремонтлауга керешәчәк. Бу хакта сүз бүген Казан Мэриясенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә барды.
Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, 9 апрельгә чокыр ремонты 23 мең квадрат метр мәйданда башкарылган, бу исә 2012 елга расланган финанслау сметасының 43% тәшкил итә. Төп эшләр узган атна дәвамында башкарылган. И.Куляжев сүзләренә караганда, әлеге чорда эшләр 10 мең квадрат метр мәйданда эшләнгән.
Игорь Куляжев чокыр ремонты башкарылган юлларның кайбер өлешләрендә кабат чокырлар барлыкка килү очраклары барлыгын билгеләде. Мисалга, Н.Ершов, Фучик, Горький, Вишневский, Пушкин, Большая Красная урамнары, Ямашев проспекты, Горький шоссесы һәм башкалар. “Бу – юлның шактый тузу билгесе. Юлларның әлеге өлшеләрендә чокырларны ямау эше кабат башкарылачак”, - дип ассызыклады Комитет рәисе.
Игорь Куляжев шулай ук Казан Мэрының 10 көн эчендә төзелә торган чишелешләр янында чокыр ремонтын тәмамлау йөкләмәсен үтәве хакында хәбәр итте. “Эш шактый зур күләмдә башкарылды, әмма, кызганычка каршы, кисәтүле урыннар бар әле”, - диде И.Куляжев. Шулар арасында ул Бигичев урамын (инженерлык коммуникацияләре салынган урында зур чокырлар бар) билгеләр. “Просадкалар” Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы киселешендә чишелеш төзү районында, Ленин дамбасында, Җиңү проспекты буенча – Зорге урамыннан Оренбург трактына кадәр бар. “Калган чишелешләрдә эшләр башкарылган, аларның торышы даими контрольдә”, - дип билгеләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, чишелешләр төзү урыннарында чокырларны бетерү турындагы йөкләмәсе үз көчендә калуын ассызыклады. Ул шулай ук коры һәм җылы һава урнашуга юл предприятиеләре юлларны капиталь ремонтлау һәм төзү эшенә керешә алачагын билгеләде. “Әмма технологияләрне бозу булырга тиеш түгел. Юллар озак хезмәт итәрлек салынырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.