Илсур Метшин эшләр башланган төзелеш мәйданнарында булып кайтты.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Апрельае дәвамында Казанның тарихи үзәгендә урнашкан 50-ләп объектта төзекләндерү эшләре башлана. 2012 елның төзү сезоны шәһәр Башкарма комитетының биналар хуҗалары белән төзелгән килешүләрнең ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырганын күрсәтәчәк.
Шәһәрнең үзәк өлеше объектларында – Универсиада маршрутларында – төзү һәм төзекләндерү эшләренә беренче булып керешкән милекчеләр белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин очрашты. Шәһәр башлыгы булачак биналарның эскиз проектлары белән танышты, төзүчеләрдән объектларны куллануга кертү вакыты, төзү вакытында барлыкка килә торган проблемалар белән кызыксынды.
Чернышевский ур.,8 адресы буенча урнашкан сәүдәгәр А.Курманаевның сәүдә рәтләре, соңрак – “Спутник” кинотеатры (“МД Арх” ҖЧҖ) икенче елның язына кунакханәсе, офисы, рестораны һәм кафесы булган 4 катлы административ-офиска әвереләчәк.
Шәһәр үзәгендәге мөһим объектларның берсе булган “Казан” кунакханәсе бинасында да тулы куәтенә реставрация эшләре бара. Инвесторларның сүзләренә караганда, яңартылган бинаның проекты элиталы торакка яраклаштырылган. Реставрация эшләре ТР Мәдәният министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Инвесторлар Мэрга билгеләнгән вакытка сыешырга һәм 2013 елга эшләрнең фасад өлешен төгәлләргә вәгъдә иткән. И.Метшин югарыда аталган комплексны төзекләндерүне тиз арада төгәлләү максатыннан шәһәр хакимиятләренең һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер икәнлегенә ышандырды. “Әлеге объект безнең өчен гаять мөһим, ул – шәһәрнең визит карточкасы”, - дип өстәде И.Метшин.
И.Метшин шулай ук Татарстан урамы, 8-нче йорт адресы буенча урнашкан уникаль бина - “Шәрык клубы” белән танышты. Аның кыйммәте шунда: биредә узган гасыр башында татар зыялылары җыела торган булган. Клуб үз заманында милли театр, музыка, әдәбиятны үстерү үзәге саналган. Кайчандыр сәүдәгәр Кәрим Апанаев салдырган йортны “ЗИС” ҖЧҖ яңадан торгыза. Бинаның фасадын төзекләндерү эшләре башланган инде. Реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң бина Г.Камал театрына тапшырылачак. Камаллылар биредә үз музейларын урнаштырырга ниятли.
Чернышевский урамындагы 39 йортта Универсиадага 157 номерга исәпләнгән 4 йолдызлы кунакханә барлыкка киләчәк. Әлеге җир биләмәсе 5 еллап буш торган, монда чүплек оясы барлыкка килгән. Биредә тулы көчкә төзү эшләре алып барыла.
Объектларны карап кайтканнан соң Илсур Метшин Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышын уздырды. Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров апрель аенда 50 объектта төзү эшләре башланачагын хәбәр итте, шуларның 14-ендә эшләр бүген башланган.
Шәһәрнең тарихи үзәгендәге тагын 28 бина бу елның июль аенда торгларда гамәлгә ашырылачак. Аларга техник документация әзер, дип белдерде Җир һәм мөкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов.
Руслан Шакиров фикеренчә, объектларның милекчеләре барлыкка килмәгән объектларның төзү вакытын вакытында үтәмәү куркынычы бар. Бу – төзү эшләрен үткәрү технологияләре буенча катлаулы объектлар һәм һәйкәлләр. “Әгәр торглар июль аена билгеләнгән булса, яңа милекчеләр төзү сезоны апрель аеннан ноябрь аена кадәр барган вакытта төзү эшләренә бу елны керешә алмый дигән сүз”, - дип ассызыклады Р.Шакиров. Илсур Метшин закон кысаларында торглар үткәрүне ашыктырырга һәм май аена күчерүне йөкләде.
“Без бүген булып кайткан объектлардан соң шуны таный: эшләргә була һәм эшләргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы һәм Руслан Шакировка төзү-төзекләндерү эшләрен көн саен тикшереп торырга кушты. “2012 елның төзелеш сезоны дәвамында милекчеләр белән төзелгән килешүләрнең практик нәтиҗәсен күрәчәкбез”, - диде ул.