Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары җөмһүриятебезнең эре предприятеләрендә квалификацияле хезмәткәрләр рәтен тулыландырырга тиеш, дип саный Казан Мэры.
(KZN.RU, 3-нче апрель). Казанның Универсиада Авылы территориясендәурнашкан IT-мәктәп белем бирүнең иң югары стандартларына тәңгәл килергә тиеш. Моның өчен барлык шартлар тудырылган. Бу хакта студентлар кампусына эш визиты барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең социальмәсьәләләре буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Мәгариф идарәсе Илсур Һадиуллин, Универсиада Авылы Мэры Фәрит Абдулганиев озатып йөрделәр.
Булачак IT-мәктәптә берничә махсуслаштырылган компьютер классы, спорт залы, китапханә, актлар залы, лаборатория эзләнүләре өчен бүлмә, ашханә булачак. Илсур Метшинга Россиядә мондый мәктәпнең аналоглары юк дип сөйләделәр. Бу мәктәпкә охшаган мәктәпләр Кытай, Япония һәм Кореяда бар. 2013 елгы Универсиада вакытында монда волонтерлар үзәге һәм диспетчерлык хезмәте урнашачак.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов интернат буенча уңай карар кабул итте, шуңа күрә әлеге мәктәпкә балаларны Россия буенча иң-иңнәрне сайлап җыярга кирәк. IT-мәктәптә укыту 7-нче класстан башлана. Булачак дәресләр программасы шактый зур, шуңа күрә мәктәптә 6 көнгә исәпләнгән дәресләр планы була. Укытучылар составына килгәндә, белгечләрне бөтен республикадан җыялар. Булачак укытучыларны эшкә алганчы, аларга тест үтәргә киңәш итәләр. Укытучылар коллективы иң көчле булырга тиеш. Гомумән, IT-мәктәп белем бирү стандартын билгеләргә тиеш. Шуңа күрә бөтен дөнья уңай тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Булачак мәктәпнең төзелеше расланган график нигезендә алып барыла – тышкы челтәрләр үткәрелгән, бина эчендә отделка эшләре бара, моннан соң заманча техника һәм мебель белән җиһазлау эше башланачак. План нигезендә IT-мәктәп бу елның 1 сентябре көнне ачылырга тиеш.
“Ел саен 1 сентбярь көнне яңа мәктәп ачу традициясен үтәү сөендерә. Һәр шәһәр мондый эш белән мактана алмый. IT-мәктәп – ул гади мәктәп түгел. Бу лицейда киләчәктә Казан һәм Татарстан файдасына эре предприятиеләрдә хезмәт итәчәк, булачак Билл Гейтслар укырга тиеш. Моның өчен әлеге мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары укуларын дәвам итә алачак югары уку йортлары белән үзара элемтә урнаштырырга кирәк”, - дип белдерде Илсур Метшин.