Китапханә хезмәтләреннән казанлыларның 17% куллана,шуларның өчтән ике өлеше - балалар.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Мәдәният идарәсе башлыгының вазифаларын башкаручы Азат Абзалов шәһәр китапханәсе челтәренең проблемаларын билгеләде.
“Бүгенге көндә китапханәләр алдында яңа мәсьәләр тора. Заманча китапханә – күп функцияле, мәгълүмати, белем ала торган һәм досуг үзәге, әмма әлеге функцияләр тиешле бина һәм җиһазлар булдырылган очракта гына үтәләчәк”, - дип ассызыклады Азат Абзалов.
Азат Абзалов сүзләренә караганда, 50 филиалны үз эченә алган китапханә системасын модернизацияләү беренчел мәсьәләләрнең берсе. Казанның Мәдәният идарәсе тарафыннан 300 млн сумнан артык бәягә чыгачак муниципаль китапханәләрне үстерү проекты башкарылган, әмма инвесторлар әлегә табылмаган.
Шәһәр китапханәләренең проблемалары аз түгел: биналарның күбесен капиталь ремонтлау сорала, шәһәрнең кайбер микрорайоннарында филиалларның җитмәве сизелә. 2011 елда шәһәр китапханәләренең фондын яңарту 2,3% тәшкил итә. Республика буенча бу күрсәткеч урта дәрәҗәдән югарырак дип исәпләнә, әмма халыкара стандартлардан 2 тапкыр азрак. 30 китапханә әлегә кадәр Интернет челтәренә тоташмаган, ә 19 филиалда хәтта стационар телефон юк.
Башкарма комитетның Финанслар идарәсе башлыгы Айрат Гарипов китапханәләрне Интернет, телефон челтәренә тоташтыру һәм сигнализация системасын урнаштыру 2012 елда ТР Инорматизацияләү һәм элемтә министрлыгы белән бергәлектә башкарылачагын хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин Финанслар идарәсенә шәһәр китапханәләрен Интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсен хәл итүне ашыктырырга һәм 1 сентябрьгә кадәр хәл итәргә тәкъдим итте.