3 метро станциясен кулланылышка тапшыру белән Казан метросы озынлыгы 17 километрдан артык тәшкил итәчәк.
(KZN.RU, 2-нче апрель). Хәзерге вакытта Казанда төзелә торган метро станцияләренә исемнәр шәһәр халкы белән фикер алышудан соң биреләчәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Метрополитен күптәннән Татарстан башкаласы транспорт челтәренең әһәмиятле өлешенә әверелде. Казан җир асты транспортында пассажирлар агымы даими рәвештә үсеп тора һәм тәүлегенә 80 мең кеше тәшкил итә. Алдан исәпләүләргә караганда, 3 яңа метро станциясен гамәлгә кертү белән тәүлегенә 200 мең кеше тәшкил итәр дип көтелә.
Хәзерге вакытта Казанда 12,21 км озынлыктагы, “Җиңү проспекты”, “Горки”, “Әмәт”, “Сукно бистәсе”, “Тукай мәйданы”, “Кремль”, “Кәҗә бистәсе” – барлыгы 7 станциядән торган метрополитен эшләп килә. Тагын яңа 3 метро станциясенең төзелеше тәмамланганнан соң метро озынлыгы 17,3 км тәшкил итәчәк, “Җиңү проспекты” тукталышыннан Авиатөзелеш районына кадәр 20 минутта барып җитеп булачак.
Хәзерге вакытта метрополитенның икенче чиратындагы барлык объектларында эшләр алып барыла. “2 апрель иртәсенә “Декабристлар” станциясеннән “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр аралыкта, “Алтынчәч” тоннель уза торган комплекс эшләгән уң якта 570 метр узылган, тагын 789 метр үтәргә калган. Сул якта, проходканы алып барган “Айсылу” 740 метр узган, 622 метр үтәргә калган. “Авиатөзелеш” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәр ике аралык тоннельлары уңышлы узган. “Мәскәү” һәм “Декабристлар” арасындагы уң як тоннель да шулай ук әзер. Күрше, 1351 метр озынлыктагы сул яктагы тоннельда “Сөембикә” тоннель уза торган комплексы эшли. Бүгенге көнне машина 630 метр узды, 721 метр узасы калды”, – дип билгеләде “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов.
Тәүлегенә машина 8-10 метр уза, бу яхшы күрсәткеч дип санала. Эш ял көннәрендә дә туктатылмый.
“3 яңа метро станциясен гамәлгә кертүне һәм икенче линия метро төзелешен без зур түземсезлек белән көтәбез. Метрополитен – шәһәр транспорт инфраструктурасының аерылгысыз өлеше. “Казметрострой”ның машиналары беренче тапкыр бер ай эчендә 917 метр узган – бу абсолют рекорд. Бөтен коллективны әлеге тарихи вакыйга белән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Рәхимовка Илсур Метшин.
“Декабристлар”, “Мәскәү” һәм “Авиатөзелеш” станцияләренә каилгәндә, аларның төзелеше төрле әзерлек дәрәҗәсендә. “Декабристлар”да грунтны эшкәртү һәм 1-нче номерлы вестибюль конструкциясенә бетон салу эшләре бара. “Мәскәү” станциясенең платформа өлешендә бетон эшләре тәмамланып килә, конструкцияләрне гидроизоляцияләү һәм котлованны киредән күмү эше алып барыла. “Авиатөзелеш” станциясенең вестибюльләрендә тулы көчкә отделка эшләре бара.
“Хәзергә станцияләрнең исемнәре вакытлыча, эш өчен бирелгән исемнәр. Якын арада исемнәрнең соңгы вариантларын кабул итәргә кирәк була”, - дип белдерде “Казметрострой” МУП башлыгы.
“Исемнәргә килгәндә, соңгы карарны халык белән фикер алышканнан соң кабул итәчәкбез. Станция исеменнән аның бизәлеше тора, димәк, әлеге эшне озакка сузарга ярамый. Якын арада шәһәр халкы фикерен беләчәкбез һәм яңа станцияләргә исемнәр биреләчәк”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгатьчелекнең фикер алышуы “Кәҗә бистәсе” станциясенә исем сайлауда ярдәм итте. Ул вакытта шәһәрлеләр “Заречье”, “Ак Барс” һ.б. шундый вариантлар тәркъдим итте, әмма фикер алышуда катнашканның 50%-ына “Кәҗә бистәсе” исеме ошаган.