Казандагы йорт һәм биналарның түбәләре кардан һәм тамчы бозларыннан чистартылган
(KZN.RU, 2-нче апрель). Казанның барлык йорт түбәләре диярлек кар һәм тамчы бозларыннан чистарылган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
“Узган атнада идарәче компанияләр, подрядчы оешмалар һәм прокуратура вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Түбәләр торышына кагылышлы барлык искәрмәләр карап тикшерелде. Атна дәвамында бу юнәлештә эш көчәйтелде. Җыештыру эшенә торак оешмаларының шәхси составы – 1500 диярлек кеше җәлеп ителде. Шуның аркасында атна эчендә 2161 түбәдән 2077-се чистартылды. Су үтү һәм тамчы бозларының төшү очраклары теркәлмәде”, - дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин.
“Аллага шөкер, түбәдән су үтү очраклары кими. Шуңа карамастан, һава шартлары уңайлануга капиталь ремонт һәм агымдагы ремонт кысаларында түбәләрне ремонтларга, шул ук вакытта кышын зыян килгәннәрне төзекләндерергә кирәк була”, - дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин.