(KZN.RU, 2-нче апрель). Илсур Метшин “Шатлык” сөт кухнясының өләшү пунктлар санын 24-кә кадәр арттырырга кушты. Хәзерге вакытта предприятие продукциясен үз бәясе буенча 6 пунктта сатып алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, республика хакимиятенең карары нигезендә 2012 елдан башлап, Татарстанның барлык шәһәрләре, шул исәптән Казан балаларын сөт ризыклары белән Яшел Үзән сөт комбинаты тәэмин итә. Әмма Казан сабыйларының әти-әниләре Мэриянең Интернет аша кабул итү бүлмәсенә күп тапкыр “Шатлык”ны япмау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Аерым алганда, Ямашев проспектында яшәүче Екатерина Соснина Яңа Савин районында яшәүче яшь әниләр исеменнән балалар сөт кухнясы мәсьәләсен сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. “Балаларыбызга “Шатлык”ныкы кебек сыйфатлы һәм тәмле сөт ризыклары ашатырга телибез” – дигән ул.
Хәзерге вакытта предприятие “Казанның азык-төлек һәм социальтуклану департаменты” МУП карамагына күчкән. Сөт продукциясе барлыгы 6 адрес – Шмидт ур.,30, Четаев ур. 11а, Фучик ур.135, Адоратский ур. 30а, Гагарин ур., 89\55 һәм Әмирхан проспекты 71 адреслары буенча сатыла.
Казанның азык-төлек һәм социальтуклану департаменты директоры Марат Каһарманов хәбәр иткәнчә, шәһәрдә “Шатлык” продукциясенә спрос бар: бүгенгә продукцияне реализацияләү яңа елга кадәр булган күләмгә җиткән – көн саен якынча 2,5 мең сөт продукциясе сатыла.
Илсур Метшин өләшү пунктларының санын 6-дан 24-кә кадәр арттыруны йөкләде. “Теләгән ата-аналарга “Шатлык” продукциясен үз бәясе буенча алу мөмкинлеген булдырырга тиешбез”, - дип йөкләде шәһәр башлыгы.