Илсур Метшин ТР башкаласының тарихи үзәген үстерү һәм саклау буенча киңәшмә үткәрде.
(KZN.RU, 24-нче март). Казан үзәгендә урнашкан 343 бина буенча килешү бүген биналарның хуҗалары һәм шәһәр Башкарма комитеты арасында имзаланды. Бу хакта тарихи үзәкне үстерү һәм саклау буенча эш киңәшмәсе барышында Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров хәбәр итте.
Руслан Шакиров хәбәр иткәнчә, милекчеләр белән эш ике юнәлештә алып барыла: бина фасадларын капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонт эшләре үткәрү, төзү-монтаж эшләрен үткәрү. 99 объект ремонтланырга (56 – капиталь һәм 43 – агымдагы ремонт) тиеш. “Әлеге исемлектән 18 объект мәдәни-тарихи мирас һәйкәлләре булып тора”, - дип аңлатты Р.Шакиров.
Тарихи үзәктә урнашкан, төзү-монтаж эшләре үткәрү ниятләнгән объектлар саны хәзерге вакытта – 160. “Бу сан хәрәкәтчән, даими рәвештә кимү ягына үзгәрә”, - дип хәбәр итте Р.Шакиров. Шулай итеп, 30 объектта эшләр тәмамланган. Исемлектән 14 объектны Универсиадага “ASG” инвестицион компанияләр төркеме төзекләндерәчәк. 11-ендә эш башланып киткән.
Шуны әйтергә кирәк, биналар исемлеге, аларның хуҗалары, тарихи объектларда башкарылырга тиешле эшләрнең төрләре һәм вакыт аралыгы “Иске Казан” сайтында урнаштырылган.
“Тулаем алганда, шәһәр үзәгендәге картина үзгәрергә тиеш”, - дип билгеләде Руслан Шакиров. Илсур Метшин ситуацияне һәр көн күзәтеп торуны һәм милекчеләр белән эшне дәвам итүне йөкләде.
Киңәшмәдә шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин һәм “Иске шәһәр” префектурасы башлыгы Линар Закиров катнашты.