Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан
блогерлары белән очрашты. Алар шәһәр башлыгына республика һәм аның башкаласы
үсешенә юнәлтелгән проектлар тәкъдим иттеләр. Фикер лидерлары белән диалог
элеккеге аяк киеме фабрикасы бинасында, ә хәзерге вакытта «Спартак Спейс»
креатив пространствосы бинасында узды.
Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, хакимиятләр
блогерлар белән үзара хезмәттәшлек итә. «Мин сезнең шундый актив булуыгызга,
Казанныкы булганыгызга бик шат. Сез нинди дә булса ярдәмнән башка мөһим эш
башкарасыз. Әйдәгез, үзара хезмәттәшлекне дәвам итик: шәһәр зур, проблемалар
күп. Безнең максатыбыз уртак – кешеләрнең тормышын яхшырак итү. Һәм сез аны
инде үзгәртәсез, контентыгыз ярдәмендә кызыграк ясыйсыз, безнең максат бераз
киңрәк. Әйдәгез, моны бергә эшлик. Сезнең аша халык белән кире элемтә
урнаштырырбыз», – дип тәкъдим итте шәһәр башлыгы.
Очрашу иҗади мәйданчык буенча экскурсиядән башланды,
аны «ютубошная» дип атау кабул ителгән. Шәһәр башлыгына булган җиде студиянең
барысын да күрсәттеләр, иң зур казан циклорамасы, лекторий һәм коворкинг. Илсур
Метшинга сөйләүләренчә, нәкъ менә биредә күп кенә танылган блогерлар үз
проектлары өстендә эшли һәм үсә. Алар арасында «Космос-просто» астрономиясе
турында youtube-каналга нигез салучы һәм алып баручы Андрей Кузнецов та булды. Ул
Илсур Метшинга блогерның эш процессы нечкәлекләре турында сөйләде. Андрей
Кузнецов сүзләренә караганда, ул Галәм төзелеше, кара тишекләр, космик
парадокслар турында роликлар тудыра һәм бер сценарийны язу өчен 40 сәгатькә
якын вакыт китә. Фәнни-популяр бергәлектә аның каналын хәтта иң яхшы Россия
каналы дип таныдылар, һәм хәзер ул эре компанияләрдән реклама тәкъдимнәре ала.
«Бу чыннан да космос! Безнең өчен ниндидер моңарчы күрелмәгән һәм өйрәнелмәгән
нәрсә. Турыдан-туры параллель дөнья», – диде Мэр һәм блогерга дөнья дәрәҗәсендә
танылуын теләде.
Блогерлар белән танышу лектория
зонасында дәвам итте. Активистлар шәһәр башлыгына үзләре һәм гамәлгә ашырылган
проектлар турында сөйләделәр. Аларның күбесе Казан һәм тулаем республика
үсешенә юнәлтелгән. Мәсәлән, Артем Горланов «Прекрасный Татарстан» проекты өчен
фото һәм видео тудыра, аның кысаларында республиканың билгесез урыннары турында
сөйли. Узган ел Артем Горланов блогерлар командасы белән бергә Татарстанның 9
районында булырга өлгергән һәм проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә әзер.
«Максат – кешеләрнең Татарстанда булган туристлык юнәлешләре турында белүләре.
Мин күп сәяхәт итәм, әмма минем өчен дә безнең республикада күп урыннар ачыш
булды», – дип уртаклашты блогер. Илсур Метшин аның роликлары арасында Казан
турында видео бармы дип кызыксынды һәм татарстанлыларга туристлык үзәкләреннән
ерак урыннар турында сөйләргә тәкъдим итте. «Әйдәгез моның белән шөгыльләник.
Бездә Бауман, Кремль яки Пушкин урамнарыннан күренми торган матур тыюлык
урыннары бар. Алар турында профессиональ рәвештә видео төшерү шәп булыр иде,
без бу проектны хуплар идек», – диде ул.
Алга таба шәһәр Мэрына «Татарстан
тарихы» видеогидын тәкъдир иттеләр – блогерлар, спортчылар, хакимият вәкилләре
республика турында кызыклы вакыйгалар сөйли. Проектка нигез салучылар Казан
турында да шундый ук роликлар сериясен эшләтеп җибәрергә теләүләрен билгеләп
үттеләр. Шәһәр башлыгына тәкъдим ителгән тагын бер идея «Дөнья татарлары»
проекты белән бәйле. Ул татар халкын социаль челтәрләрдә Җирнең барлык почмакларыннан
күңел ачу һәм танып белү контенты ярдәмендә берләштерә. Илсур Метшин, үз
чиратында, татар спектакльләрен 3D-форматта төшерү һәм аларны проект
мәйданчыклары аша тарату идеясе туды, дип билгеләп үтте. «Сезнең берләшмәләр
аша ватандашларыбыз, хәтта Казанга килмичә, татар яшь тамашачылар театры, Камал
театры, Тинчурин театрының барлык спектакльләрен күрү мөмкинлегенә ия булсын
өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Боларның барысын да
профессиональ рәвештә төшерергә һәм даими рәвештә контентны яңартырга теләр
идек. Әлбәттә, вакыт һәм ресурслар кирәк, әмма мондый идея бар», – дип өстәде
ул.
Үзләре һәм үз эшчәнлекләре турында башка
блогерлар да сөйләде, алар арасында тиктокер Алия Мәһдиева, «ТатарстанДа»
youtube-проекты корреспондентлары, татар телле блогерлар Илназ Габидуллин һәм
Ринат Галиәхмәтов, Әни-блогер Алинә Гыймалетдинова һ.б. бар иде.
Мэр блогерларның аңа яхшы тәэсир ясавын
билгеләп үтте һәм аларга зур җаваплылык ятуын искәртте, чөнки алар фикеренә
меңләгән кеше колак сала. «Сез үз сүзегез белән республиканың иртәгәге көн
тәртибен төзүегезне аңларга кирәк, сезнең арттан кешеләр бара. Боларның барысын
да зур мәхәббәт һәм хөрмәт белән эшләргә кирәк», – диде ул.
Илсур Метшин сүзләренчә, ул блогерлардан
инициативалар көтә һәм Башкарма комитетының район һәм бүлекчәләре башлыклары
белән бергә теләсә нинди идеяләрне карарга әзер. «Әйдәгез ешрак очрашыйк.
Казанны Җирнең иң яхшы шәһәре итик. Без инде шушы юлда. Казан көннән-көн үсә,
шул исәптән сезнең ярдәм белән дә», – дип йомгаклады Мэр.