Быел Казанда 47 урамны чәчәкләр белән
бизәячәкләр, моннан тыш, шәһәр халкын һәм кунакларын 66 зур чәчәк фигуралары
сөендерәчәк. Чәчәк үсентеләренең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда өчтән
бергә арткан. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин «Трест «Горводзеленхоз» МУП
теплицаларын карады, анда ел башыннан яңа җәйге сезонга үсентеләр үстерәләр.
«Чәчәкләр белән бизәлеш – шәһәрне
төзекләндерүнең мөһим өлеше, – дип билгеләде И.Метшин. – Ел саен без
миллионлаган чәчәк утыртабыз, бу – зур тырышлык. Үсентеләрне «Горводзеленхоз»
хезмәткәрләре ел башыннан ук әзерлиләр, ул Казан халкын да, кунакларын да
сөендерерлек матурлык барлыкка килсен өчен.
Узган ел Татарстан башкаласында
коронавирус пандемиясе аркасында, гадәттәгегә караганда, чәчәкләр азрак
утыртылган. «Быел чәчәкләр белән бизәлеш узган ел белән чагыштырганда 30%-ка
артачак», – дип билгеләп үтте Мэр.
Утырту өчен сертификацияләнгән чәчәк
үсентесе генә файдаланылачак. Аны гыйнвардан башлап үстерә башладылар: беренче
этапта орлыкларны махсус тартмаларга чәчтеләр, шуннан соң орлыклардан
үстерелгән уҗымнарны кассеталарга күчерделәр. Апрельдән башлап үсентеләр парникка
чыгарыла, анда белгечләр карамагында үсентеләр утыртуны көтә.
Үсентеләрне утыртуга «Горводзеленхоз»
белгечләре 20-нче майдан соң, туңдыру куркынычы беткәч керешә. Гомуми мәйданы
18 мең кв.м тирәсе булган чәчәклекләрне 47 урамда урнаштыру планлаштырыла, дип
хәбәр итте «Горводзеленхоз тресты» МУП директоры Роза Җаббарова. «Без 13 урамда
яктырту терәкләрен бизәячәкбез. Гомумән алганда, без аларга 1,5 мең кашпо
эләбез», – дип сөйләде Р.Җаббарова.
Шәһәрлеләрне якты төсләр белән төрле
чәчәкләр сөендерәчәк, 20-25 сорт: петуния, сальвия, агератум, цинерариянең
төрле төрләре, бегония, целозия, яран, канна, колеус, бархатцы, лобелия һ.б.
лар утыртылачак.
Клумбалардан тыш шәһәрне 66 зур чәчәк
фигуралары бизәячәк, дип өстәде Р.Җаббарова. Алар арасында – «ФИФА дивары», «Бутса»,
«Сыбызгы» һәм «Ак Барс Арена» стадионы янындагы чәчәк аркалары, Казан Кремле
диварлары тирәсендәге шарлар, Совет районындагы «Ләкләкләр», «Алиса», «Чешир
мәчесе» һәм «Ак йорт куяны» «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта, елга
порты янындагы «Дөнья синең кулларда» фигурасы, Ташаяк һәм Парин урамнарындагы
чәчәк пирамидалары һәм башкалар.
Исегезгә
төшерәбез, узган ел